Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тяжело с татарским" антипремиясе биреләчәк оешмалар мәгълүм булды

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Тяжело с татарским” антипремиясе быел кайсы оешмаларга биреләчәге мәгълүм булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә проект җиткәчесе Римма Бикмөхәммәтова хәбәр итте. “Быел без министрлыкларны “тынычлыкта” калдырырга булдык һәм Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтә торган муниципаль органнарга игътибарыбызны юнәлттек. Шул рәвешле, Казан Башкарма комитетына караган барлык комитетларны һәм идарәләрне тикшерергә булдык. Кешеләр белән аеруча тыгыз эшләгән идарәләр һәм башкаланың 4 район хакимият органы — барысы 29 оешма тикшерелде”, - диде Римма Бикмөхәммәтова. “Антипремия” тапшыручылар оешмаларның элмә такталары ике телдә язылуын, аларда хата булу-булмавын, халыкка хезмәт күрсәткәндә дәүләт телендә җавап бирү-бирмәүләрен, органнарның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмавын, норматив актларның татарчага тәрҗемә ителү-ителмәвен тикшергән. Казан районнары хакимиятләре арасында иң түбән баллны Совет районы җыйган. “Шалтыратып, татарча мөрәҗәгать иткәннән соң, безгә бик ямьсез итеп җавап бирделәр”, - ди Р. Бикмөхәммәтова. Казанның ЗАГС, Мәдәният һәм Халыкны социаль яклау идарәләре дә ике дәүләт телен кулланмаучылар исемлегендә. Башка хакимиятләргә шалтыратканда, алар татар телендә хезмәт күрсәтә алырдай белгечне тапты, ди проект җитәкчесе. “Иске шәһәр” префектурасы һәм Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетында эшләүчеләр исә, киресенчә, проектны гамәлгә ашыручылар күңеленә хуш килгән. Алар бик ачык һәм татарча әйбәт сөйләшә, диде Римма Бикмөхәммәтова. Казан шәһәр Думасы Аппараты, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре шулай ук ике дәүләт телен дә бер дәрәҗәдә куллануы ачыкланган.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев