Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска" (Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунакта-ФОТО)

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунакта булды. Президент ди-джей Гөлназ Сәфәрова белән туры эфирга чыгып сәламнәр дә юллады.
"Рөстәм Нургалиевичның "Татар радиосы"на беренче тапкыр килүе. Иң элек аны радионың эшчәнлеге белән таныштырдык, аннан соң ул "ХАТ-Line" тапшыруында татарстанлыларга сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу тапшыруны мин алып бармасам да, тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Президент белән аралашуны миңа йөкләделәр. Рөстәм Нургалиевич һәрвакыттагыча гади, ачык. Аның белән радио, татар эстрадасы, татар теле турында да сөйләштек. Ул радиога җырларны сайлап бирергә, тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска киңәш итте", - диде безгә Гөлназ Сәфәрова. Рөстәм Миңнеханов туры эфирда белдергәнчә, "Татар радиосы" татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен саклауда бик зур өлеш кертә. Радио хезмәткәрләре Президентка "Туган тел бездән башлана" дип язылган кофта бүләк иткән.
in
Автор: Эльвира ШАКИРОВА, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев