Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Турыдан туры элемтә” оештыручылары Путинга атна эчендә 770 меңләп сорау җыйган

Россия Президенты Владимир Путин белән “Турыдан туры элемтә”гә сораулар җыю нәкъ бер атна элек, 27 майда башланды. Бу вакыт эчендә оештыручылар төрле каналлар буенча 768 мең 672 мөрәҗәгать кабул иткән. Бүген 3 июньнең Мәскәү вакыты белән 09:00 сәгатенә шундый мәгълүмат тупланган, дип хәбәр итә ТАСС. Дәүләт башлыгына сорау юллау өчен элеккечә иң популяр канал булып телефон кала. Шулай итеп, 442 мең мөрәҗәгать телефон аша килеп ирешкән. Икенче урында sms-хәбәрләр. Атна дәвамында 192,5 мең sms -хәбәр алынган, mms-хәбәрләр сирәгрәк җиткерелә – алар 17 мең булган. Путинга сорау бирергә теләүчеләрдә популярлык буенча өченче урында moskva-putinu.ru махсус сайт программасы тора. Аның ярдәмендә президентка 72 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Социаль челтәрләрдә махсус кушымталар һәм төркемнәр программасы актив кулланыла. Әлеге каналлар буенча 45 мең сорау җиткерелгән. Владимир Путин белән “Турыдан туры элемтә” 7 июньдә була. Ул көн үзәгендә башлана. Халык мөрәҗәгате программа төгәлләнгәнче кабул ителәчәк.
  • Путин өчен “Турыдан туры элемтә” алты еллык ил башлыгы вазифасында беренче һәм 2001 елдан башлап 16нчы тапкыр узачак. Путин сорауларга 11 тапкыр президент вазифасында һәм дүрт тапкыр премьер- министр сыйфатында җавап бирде.

Татар-информ Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев