Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туры сүзле кире кеше

Альберт Хәсәнов – язучы, татар һәм рус телләрендә өч дистәдән артык китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни һәм Саҗидә Сөләйманова, Әлмәтнең Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премияләре лауреаты. 
1937 елда Дөбьяз районының Кече Кавал авылында укытучылар гаиләсендә туган егет, урта мәктәп тәмамлап, Казан педагогика институтында югары белем алган. Үзе белән бергә чит телләр факультетында укып йөргән Мәдинәгә өйләнеп, 55 ел гомер кичерәләр. Ике кыз бала үстерәләр. Ни кызганыч, олысы, Гөлнарлары вафат. Улы Руслан (әтисе аны яратып һәм татарчалаштырып, Арслан дип йөртә), Кытайга китеп, кытай телен өйрәнеп, Гонконгта университетта укып, икътисад буенча галим булды. Бөгелмә кызы Альбинага өйләнеп, бик матур гаилә кордылар, Алсу исемле кыз үстерәләр. Арслан 38 мең студент укый торган Гонконг университетында инглиз һәм кытай телләреннән белем бирә. Аспирантурада укып, антропология фәне буенча докторлык диссертациясе якларга әзерләнә. Әледән-әле Лондон, Лос-Анджелес, Чикаго университетларында лекцияләр укып кайта. Альберт абыйның икенче кызлары Гүзәлнең ике улы – Искәндәр белән Биктаһир үсеп, олысы Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлап йөри, кечесе – Әлмәттә мәктәп укучысы.
Альберт Хәсәнов белән без соңгы елларда үзара якынаеп, дуслар булып киттек. Мин аны бүген безнең әдәбиятта телебезнең бөтен матурлыгын тоеп, тәмен белеп, җиңел, мамыклы саф тел белән, образлы итеп язу­чы үрнәк әдипкә саныйм. 2016 елда без аны Тукай премиясенә тәкъдим итеп тә караган идек. Китап укып торалармыни ул премия бирү комитетында?! Альберт Хәсәновны да укыганнары юк. Бирмәделәр. Нишлисең, Мәһдиев әйтмешли, бәхетеңне сыер сөзсә, премия түгел, көтү көткән акчаңны да ала алмассың... Бик уфтанма, Альберт абый, дип әйтәсем килә.
Мин баштарак Альберт Хәсәновның кайсы авылда туган кеше икәнен белмичә, аптырап йөрдем.
Чынлап әйткәндә, бөтен Дөбь­яз районы - Альберт Хәсәновның туган авылы. 1937 елның беренче декабрендә Кече Кавал белән Мәмдәл арасындагы басу юлында туган ул. Әтисе Бари Хәсәнов, заманының ата коммунисты, бала табар вакыты җиткән көмәнле хатынын өй шартларында түгел, бүлнистә бәбиләтәм дип, чатнама салкын кышның карсыз беренче көнендә ат арбасына салып, Кече Кавалдан Мәмдәл больницасына алып киткән. Дырык-дырык, сукаланган, карсыз, кантарлы басудан барып, мескен әнисе Шәрәфелбанат Мәмдәлгә барып җиткәнче түзәме соң?! Бу урында мин укучыларга Альберт Хәсәновның “Җәнбәт җәвере” китабында 14 нче биттәге бер өзекне укырга киңәш итәр идем. Үзенең ничек дөньяга килүе турында үзеннән дә матур итеп сөйләүче булмас.
Менә шулай, кәҗә сөте имеп, эт каешы булып үскән Альберт Хәсәнов тормышта да атасы кебек үк киребеткән, үҗәт булып гомер кичерә. Бер дә җайлаша белми торган, гел турыдан яра торган, дөреслек эзләүче кеше була. Ә андыйлар өчен бик авыр безнең илдә яшәве. Туры әйткән туганына ярамаган дигән әйтем нәкъ менә Альберт Хәсәнов кебек кешеләр турында.
Альберт Хәсәнов бернинди каршылык алдында да тукталып тормый торган кеше. Без, журналист халкы, газетага материал язарга дип еш кына командировкаларга чыгып китәбез бит. Район тирәсенә барып төшкәч, сине матур каршы алсыннар, әйбәтләп сөйләшсеннәр өчен эшне начальстводан башласаң әйбәт була. Районда инде ул, үзегез беләсез, элек райком секретаре иде, хәзер – район башлыгы. Альберт ага да, газетада эшләгәч, конмандировкаларга күп йөрде. Районга барып төшкәч, бу да башта “беренче” янына керергә тырыша икән. Ләкин бит анда керү - үзе бер тәмуг. Чират. Кабул итү бүлмәсендә ничә урындык булса, бөтенесендә дә кеше утыра. Беренче, әле эшем күп, вакытым юк дип, кабул итәргә дә ашкынып тормый, ниндидер бер әшнәсе килгән була да, шуның белән юк эшне бар итеп, гәпләшеп утыралар. Ә безнең Бариеч көтеп тора торган кеше түгел, бәрә дә керә. Тегендә инде беренче секретарь белән әшнәсенең күзләре маңгайга менә. “Нишләп йөрисең, күрмисеңмени, сүзебез бетмәгән, көт, абзый кеше, ишекнең теге ягында?!” – диләр болар. Монысын әле беренче түгел, әшнәсе әйтә.
– Мин дә уйнап йөрмим! – ди бу моңа. – Син, энем, бар чыгып тор әле, абзыеңның үзенә генә әйтәсе сүзем бар, – ди тегеңә, ишеккә таба ымлап. – Ә синең, энем, бөкрең бар икән бит! – ди беренчегә.
– Нинди бөкре? Син нәрсә?!
– Бар икән, бар! Төнлә белән генә чыга икән, бер кеше дә күрмәгәндә генә. Менә шул турыда газетага язып чыгарга булдым әле, – ди Бариеч.
Беренче, әлбәттә, Альберт Хәсәновны ишектә башы күренгәч үк таный, танымаганга гына сабыша. Ә инде бөкре сүзен ишеткәч, куркып ук кала. “Бер-бер хәтәр нәрсә язып чыкмасын тагын бу”, дип уйлый башлый. Шундук телефонга ябышып, секретарь кыздан сөт салып, бал һәм печенье белән өч чынаяк чәй кертергә куша. Менә шулай, Бариеч, үз дигәнен итеп, беренченең машинасына хәтле алып, барасы җиренә барып, күрәсе кешеләрен күреп, язасы материалын язып, әле шулар өстенә төйи алган хәтле күчтәнәч төяп, кайтып китә. Икенче көнне газетада район турында уңай мәкалә басылып чыга. Тискәресен язып та тормый Бариеч, чөнки белә ул, тәнкыйть язып бу илдә бернәрсәне дә үзгәртеп, төзәтеп булмый. Үзеңә дошманнар гына җыясың.
1961 елда Казан педагогика институтын тәмамлап, Лениногорск шәһәренә барып төшкәч, Альберт Хәсәнов башта биредәге “Ильич васыятьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, шәһәр телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр редакторы булып эшли. 1966 һәм 1967 елларда бер-бер артлы җәнлекләр, хайваннар турында хикәяләре тупланган ике китап бастырып чыгара. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән “Татбурнефть” трестының вышкалар монтажлау конторасына производство бүлеге инженеры булып эшкә урнаша. Соңга таба партком секретаре булып тора. Шулай итеп нефтьчеләр тормышын өйрәнә, төрле милләт вәкилләре белән аралаша, алар турында хикәяләр, повестьлар иҗат итә, очерклар яза. 1976 – 1986 елларда Лениногорскидагы “Радиоприбор” заводының гражданнар оборонасы бүлеген җитәкли, аннары биш ел әдәби иҗат белән генә шөгыльләнеп алгач, 1990 елдан “Ватаным Татарстан” газетасының Әлмәт зонасы буенча үз хәбәрчесе хезмәтендә, бу төбәк районнарыннан газетага мәкаләләр бастырып тора башлый. Альберт Хәсәнов утызлап китап авторы. Аның китаплары Советлар Союзы вакытында зур тиражлар белән рус телендә Мәскәү нәшриятларында басыла. Ул 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә Әлмәт каласында, 55 ел бергә гомер иткән карчыгы Мәдинә апа белән, чөкердәшеп яшәп яткан көннәре.
2012 елга хәтле алар ярты гасыр буе Лениногорскида, шәһәрнең матур бер почмагында, үз өйләре белән оҗмахта гомер кичерде. Артларында гына урман, шаулап-чылтырап чишмә агып тора иде. Бер читтә мунча, искә төшкән саен як та кер, рәхәтләнеп чабын каен себеркесе белән, урман якында гына, миннән өзеп ал, дип каеннар койма аша бакчаларына үрелеп тора. Бакча тулы умарта кортлары. Бариеч бик оста умартачы иде. Бал ашап кына ятмады, умарталар турында берничә китап язып чыгарды, халыкны умарта асрарга, бал җитештерергә өйрәтте. Тик менә картая башладылар шул, картлык көннәрендә балаларыннан аерылып ялгыз каласылары килмәде. Әлмәттәге кызлары да үзләре янына дәште. Ахырда, шул өйләрен юнь генә хакка сатып, Әлмәттән ике бүлмәле фатир сатып алдылар да, менә хәзер шунда, җылыда тынычлап яшәп яталар. Ике көннең берендә миңа шалтыратып тора Бариеч. “Нәрсә бар?” дип сорагач, “Берни дә юк, тавышыңны ишетәсе килеп кенә шалтыраттым. Синнән миңа берни дә кирәк түгел, бөтен нәрсәм бар”, ди дә, ярты сәгать буе үз зарларын сөйли, әле кан басымым күтәрелде, ди, әле машина бәрдереп китте үземне, ди, әле бүлнискә кердем, шуннан шалтыратам, ди, әле күзенә операция ясатуы хакында әйтә, әле фәлән кеше турында очерк язып ятам, ди, әле быел миңа Тукай премиясе бирелергә тиеш, ди.
Тиеш анысы да, премиягә иң лаек язучы бүгенге көндә Альберт Хәсәнов. Тик ай-һай. Җитәкчеләр Тукай премиясен инде 34 язучыга вәгъдә иткән, диләр. Югыйсә, Альберт аганың һәр китабын кырылып укый халык. Әле соңгы елларда чыккан “Данагөл” романын да, “Җәнбәт җәвере” дигән китабын да, Татарстан Язучылар берлеге чыгарган ике томлыгын да яратып кабул итте әдәбият сөючеләр.
Альберт Хәсәнов Казанга килсә, обсерваториягә барып кайтыйк, дип аптырата башлый. Астрономия, күк җисемнәре, планеталар, йолдызлыклар турында әллә кайчан яза башлаган китабы бар. “Аларның серле җемелдәве мине шиккә төшерә” дигән язмасында ул чит планеталарда тереклек барлыгы турында яза. Искә төшкән саен Кече Солабаш мәктәбендә укытучы булып эшләп йөргән көннәрендә Солабаш белән Дөбьяз арасындагы басу юлында чит планета вәкилләрен күрүе турында да тәмләп сөйләргә ярата ул. Аннары ул җәнлекләр, хайваннар, кош-кортлар – безнең кече туганнарыбыз турында бик яратып иҗат итә. Шулар хакында язган хикәяләрен туплаган дистәләгән китап чыгарды инде. Кырмыс­калар, бал кортлары турында сөйли башласа, аны алардан аерып алуы читен. Табигатьне бик ярата. Сулыклар, елгалар турында күп яза. Үзенә тәхәллүсне да Ашыт дип алган – Альберт Ашыт. Туган ягыбыздагы иң матур инеш – Ашыт исемен кушкан үзенә.
Менә шундый дустым бар минем, якташым – Альберт Хәсәнов. Аңа 80 яшь тулды. Туган көнең белән котлыйм, Альберт абый! Тәмле тел белән язган яңадан-яңа әсәрләрең белән куандыр укучыларыңны!
Рафис КОРБАН

Мәдәни җомга

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев