Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туры сүзле кәкре карта...

Дөньяви пәрәвездә шактый сәер карталар йөри. Беренче карашка, алар без күнеккән географик карталарны да хәтерләтә кебек. Тик кайсысын гына карама, илләр, алар белән бергә материклар да, кәкре көзгедәге сурәт кебек, бозып гарипләндерелгән. Баксаң, мондый хикмәтле атласлар амаморфоза карталары дип атала икән. Андый картаның асылы шул: дөнья илләре төшерелгән гап-гади сәяси картаны алалар да, теге яки бу дәүләтнең чикләрен, контурларын булдыра алганча саклап, биләмәләрне, мәсәлән, шул илдә яшәгән халык санына карап, зурайта яки кечерәйтәләр. Шул рәвешле халыкның тыгызлыгына, демографиягә бәйле карта килеп чыга. Һәм инде, табигый, амамор­фозаның әлеге вариантында дөньяның яртысына якынын сарыга буялган Кытай белән яшел төстәге Һиндстан алып тора. Россия шактый кечкенә. Ә менә территориясе АКШныкы чамасы ил – 35 миллион халык яшәгән Канаданы, безнең Сахалиннан да кечерәеп калган олы материк Австралияне картадан эзләп табу, гомумән, читен. Амаморфоза карталары күп төрле: икътисадтан башлап, теге яки бу илдәге тоткыннар санына, балалар үлем-ките­менә, нәшер ителүче китаплар күләменә карап төзелгәннәргә кадәр – һәммәсе дә бар. Мондый “география”нең өстенлеге, миңа калса, шунда, гади саннарга караганда алар уйланыр, чагыштырыр җир­лекне күпкә ныграк тудыра. Россия, аның төбәкләрендәге хәлләр­гә кагылышлы бары ике амаморфозаны гына табып була. Берсе алда искәртелгән халык санына караса, икенчесе төбәк­ләрдәге уртача хезмәт хакларын сурәтли. Картаның икенчесенә күз салгач, илебез Мәскәү каласы һәм өлкәсеннән, өлешчә Питердан һәм дә нефть чыккан Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец милли округларыннан гына тора икән дигән фикергә киләсең. Калган башка төбәкләрнең абсолют күпчелеге картада беленер-белен­мәс, күренер-күренмәс кенә. Алардагы хезмәткә түләү кебек. Татарстаныбыз да бу җәһәттән башкалардан аерылмый. Ирексездән, төбәкләрнең икътисадый тигезсезлеген, үзәкләштерүнең бөтен чик-чаманы узуын төгәл әйтеп биргән шул картаны Мәскәүдәге югары кабинет­лар­ның һәрберсенә элеп чыгасы килә башлый. Илдәге төбәкләрдән кирегә – Россия­нең дөньядагы урынын билгеләүче амаморфозаларга кайтып, игътибарны янә дә икътисадка кагылган карталарга, аерым алганда, теге яки бу ил икътисадының төп күрсәткечләреннән саналган җан башына тигән эчке тулай продукт күләменә җәлеп итәсе килә. Эчке продукт безнең нәрсә һәм күпме җитештерүебезне генә күрсәтми, ә бәлки тормыш-көнкүрешебез, аның сыйфаты яки сыйфатсызлыгы турында да күп нәрсә сөйли бит. Дөресен әйтим, дәүләтләрнең икътисадый җитеш­леген, уңганлыгын күрсәткән картадан үзебезнең илне тиз генә таба алмадым. Тапкач, бик гаҗәпләндем. Россия – анда ниндидер бер икътисадый кәрлә. Ә сез шунда, картада, Япон утрауларының зурлыгын күрсәгез икән – үзләре бер материк. Европа, АКШ дигән алыпларны, аларның һуш китмәле габаритлары аркасында булса кирәк, башта танымыйчарак та тордым. Югары технологияләр экспортлауның торышын исәпкә алып төзелгән амаморфоза картасы эчке тулай продукт картасыннан бөтенләй диярлек аерылмый, дисәм дә, ялганчы булмам. 95 процентлы тәңгәллек. Тик бу әле бөтен урында да Россияне гадәти картада Свазилендны эзләгән кебек озаклап эзлисе дигән сүз түгел. Экспортның да төрлесе була ич. Корал экспортлауга багышланган картада без яшәгән ил бары АКШтан гына калыша. Бәлки калышмыйдыр да – шушы ике ил бөтен картаның өчтән икесен биләп, күзгә чекерәеп кереп торалар. Һәр ике картада да Африка, Латин Америкасы кебек материклар бөтен­ләй диярлек юк. Азия ифрат та кече­рәйгән... Әлеге кәкре-бөкре карталарның әһә­мияте тагын шунда: караган, өйрәнгән җәһәттә алар, Киселев белән Соловьев, Шейниннар безнең күзләргә җибәргән төтенне сыегайтып, “яшник”тәге сәяси ток-шоуларны да аркасына сала. “Тарт­ма”дагы бөеклек, безне Европа хәтле Европадан “өстен” иткән рухи ырмаулар (скрепы), мессианлык – дөньяны коткарырга җыену – һәммәсе дә стенага борчак сибүгә, русча әйткәндә – “понты”, пафоска әверелә. Кемнәрнеңдер безне үзләре тудырган виртуаль дөньяда калдырасы килүен дәлилли. ...Географик карталарның ни-нәрсә икәнен аңлый башлаган чорда күкрәгемә сыймаган олы бер куаныч яшәве истә. Ул да булса, атласта кызыл төскә буялып, олы хәрефләр белән “СССР” дип язган илнең барысыннан да зур булуы. Зурга мөкиб­бәнлек, олыга карап сөенү, балалык хастасы гына булса да, яхшы, әлбәттә. Дәү үсеп, чамасыз зурлыкның проблема, кайчагында хәтта бәла икәненә төшенгәч, куанычның көенечкә әверелүе генә начар.

Наил Шәрифуллин

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев