Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туристларга ашамлыклар бәясенә кергән салым акчасын кире кайтарачаклар

Россия хөкүмәте ашамлыклар сатып алган чит ил гражданнарына салым акчасын кире кайтара торган исемлекне киңәйтергә ниятли, дип хәбәр итә "Коммерсант". Әлеге тәкъдим белән Россия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы финанс министрлыгына һәм хөкүмәт аппаратына мөрәҗәгать иткән.

Ведомствога юлланган хатларда Россиядә tax free экспериментын кертү киләсе елның 1 гыйнварыннән башланачак, диелгән. Беренче елны система Мәскәү, аның тирәсендәге Санкт-Петербург һәм Сочи кибетләрендә, аерым алганда ГУМнарда, ЦУМнарда, "Петров пассажы"нда һәм "Крокус Сити Молле"да эшләячәк. 2018 елдан НДСны туристларга бөтен ил буйлап кайтарачаклар.

Салым кайтарырга мөмкин булган минималь сатып алу суммасы 10 мең сум торыр дип күзаллана.

Россиядә туристлар күбрәк ил образы белән бәйле продуктлар - кара һәм кызыл уылдык, краб, хәмер, "Аленка" шоколады, шулай ук бал, как һәм зефир алалар, дип яза "Коммерсант" ГУМның матбугат хезмәте мәгълүматына сылтама белән.

"Глобус Гурмэ" генераль директоры Андрей Яковлев азык-төлеккә tax free системасының эффектлы булачагына ышанып бетми. Шул ук вакытта ГУМда һәм "Азбуке вкуса" да туристик маршрутларга якынрак урнашкан кибетләрдә бу әйбәт йогынты ясар, дип белдерәләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев