Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түрәгә орден тиешме? (фикер)

Яңа закон проектларын тикшерүгә элүче Федераль порталда Хезмәт кодексына дәүләт хезмәткәрләренә, дәүләт корпорацияләрендә һәм башка дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә җәмәгать оешмаларыннан, сәяси партияләрдән, дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә ограннарыннан бүләкләр, махсус  исемнәр, күкрәк тамгалары алуны тыя торган төзәтүләр кертү турында документ эленде.   Һәр россияле, кем булуына һәм кайда яшәвенә карамастан, порталга кереп, яңа Федераль закон проектын компьютерына сала, таныша һәм ул гына да түгел, порталда теркәлеп, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә ала. Идән җыешытручымы син, пенсионермы яисә атказанган берәр эшлеклеме рәхәтләнеп түрә бүләкләренә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә аласың. Проект зур түгел, озын бер җөмләдән генә тора һәм Путин имзалаганчы, аңа мөнәсәбәтеңне белдереп, шул җөмләгә үзгәрешләр кертүдә катнашу хокукына иясең. Бу тәмәке тартып торганда, коридорларда һәм бәдрәф яннарында, кухняларда чиновникларны сүгеп торуга караганда яхшырак, чөнки тавышыңны ишетәләр, күрәләр. Бик акыллы фикерләр язсаң, хәтта игътибар итәргә дә мөмкиннәр.   Хезмәт кодексында түрәләр эшчәнлеген көйләүче 349.1 статья исә шактый зур, анда чиновникларга караган тыюлар саны гына да 11 пункттан ашып китә.  Статьяның 7 пункты моңа кадәр дәүләт хезмәткәрләренә чит илләрдән һәм халыкара оешмалардан бүләк алуны гына тыя иде. Хәзер тыюлар исемлеген киңәйтергә, дәүләт органнарыннан, сәяси партияләрдән, җирле үзидәрәләрдән һәм җәмәгать оешмаларыннан бүләкләр алуны да чикләргә ниятлиләр. Бу чикләүләрдә рациональ орлык бар, билгеле. Кемнәндер рәхмәт сүзе генә ишетсәң дә аңа яхшылык белән җавап бирәсе килә башлый бит.   Материал булмаган бүләкләр: мактау кәгазьләре, аерым билгеләр тапшырганда кайсыдыр көчләр түрәнең үзенә рәхмәтле булуын күз алдында тотмыйлар дип кем әйтә ала? Бер кирәкле кәгазьгә имза салу белән җавап бирү зур чиновник өчен бер дә кыен түгел бит. Хөкүмәт бүләкләрен алу исә чиновникка мораль канәгатьләнү генә биреп калмый, пенсиягә чыкканда, «Хезмәт ветераны» кенәгәсенә ия булу хокукын һәм шуңа бәйле рәвештә материаль өстенлекләр дә бирә ала. Түрәләр һәм депутатлар болай да, пенсиягә чыкканда, өстенлекләргә ия, аларга ни өчендер лаеклы ял маясы гади кешегә караганда күбрәк тия. Бу уңайдан әле күптән түгел генә адвокат Юрий Кочан Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Максим Топилинны  судка бирде, ни өчен«гади пенсионерлар» дәүләттән тиенннәр генә алганда, депутатлар  югары пенсияләр алалар дигән сорауны суд каршына китереп кабыргасы белән куярга ниятләде.   Бер караганда алагаем зур хезмәт хакларына миллионлаган сумлык бонуслар өстәп алып балда-майда йөзүче эре чиновникларга күкрәккә тага торган ялтыравыклы бер калай кисәге яисә матур кәгазьгә баскан мактау сүзләренең кирәге дә юк сыман. Тик чынбарлык материаль булмаган бүләкләрнең дә түрәләр өчен котировкасы югары, кыйммәте зур булуын күрсәтә. Һәрбер эреле-ваклы чиновник фәнгә катнашы булу-булмауга карамастан иң кимендә фән кандидаты яисә мактаулы профессор бүген. Орден-медальләрнең һәм күкрәк тамгаларының, мактау кәгазьләренең дә пачуты зур. Өй тоткынлыгы шартларныда суд карарын көтеп ятучы мәшһүр Улюкаев, мәсәлән,  «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орденың IV дәрәҗәдәгесе һәм Почет ордены кавалеры, Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы исемен йөртә, Мактау һәм Рәхмәт кәгазьләре дә берничә, медале дә бар. Төрмә тоткынлыгында газап чигүче элекке губернаторлар Белых һәм Хорошавин да – дәрәҗәле орден һәм медаль ияләре.   Ә менә Игорь Сечинның улы Иван Сечин исә 25 яшендә үк «Ватан өчен хезмәтләре» орденының II дәрәҗәсе белән бүләкләнеп өлгерде. Игорь әфәнде үзе дә бер дә бүләксез түгел: Мәскәү шәһәренең шәрәфле гражданины исемен йөртә, мәскәүлеләр биргән матур күкрәк билгесе дә бар. Материаль булмаган бүләкләргә хирыслык ягыннан Газпром иярендә утыручы Алексей әфәнде Миллер барлык түрәләрне дә уздыра сыман. Россиянең иң югары орденнары һәм медальләре аның күкрәген тутыра язып бетерүгә карамастан, Хезмәт кодексының гамәлдәге 349.1 статьясының 7 пунктын бозып, ул Венгрия республикасының дәрәҗәле орденын, Әрмәнстан, Казахстан, Италия, Вьетнам кебек чит ил орденнарын, үзебезнең өлкә һәм шәһәр бүләкләрен байтак туплаган. Аның коллекциясен тагын Рус Православ чиркәвенең өч ордены да тулыландыра. Вак-төяк мактау кәгазьләре һәм эре премияләре дә бихисап. Менә шуннан соң әйтеп карагыз инде 7 пунктка кертелергә тиешле үзгәрешләр хакимият баскычының иң югары басмасында утырган түрәне нәүмиз итми дип. Шикләнмәскә кирәк: җирле муниципаль түрәләр өчен дә зур югалту булачак бу чикләү. Россиянең хезмәт министрлыгы төрле өлкәләрдә тир түгүче түрәләрнең бүләкләнүен чикли торган законнарның тулы бер системасын булдырыга җыена, чикләүләрне коррупциягә каршы көрәш максатыннан кертүен яшереп тормый. Дөрес, түрәләр бөтенләй үк бүләк алудан мәхрүм булмаячаклар, Президент Указы белән аерым очракларда күкрәккә орден һәм медаль тагу ихтималлыгы калачак. Бары тик чит илләрдән орден һәм медаль ташу конвейеры гына тукталыр, мөгаен. Гамәлдәге законда чит ил бүләген алу рөхсәт ителмәсә дә, эш бирүченең язмача рөхсәте булганда, түрә медальсез калмый иде. Миллерның бихисап чит ил орденнары һәм медальләре, күрәсең, шундый язма рөхсәт белән алынгандыр. Хәзер исә язмача рөхсәт булганда да чик аша тапшырылган орденны күкрәккә тага алмыйсың. Әгәр түрә, гомерен куркыныч астына куеп, суда батучыны яисә янгында калучыны коткарган икән, аны медальсез калдыру тиеш булмас, билгеле.   Яңа Россия тарихында түрәләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең сәяси протест билгесе итеп бүләктән баш тарту очраклары да юк түгел. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев 1999 елда «илне хәерчелеккә төшергән власть (Ельцин) кулыннан» Почет орденын алудан баш тарткан иде. Ельцин кулыннан орден алырга теләмәүче эшлеклеләр байтак. Камчатка губернаторы Бирюков 1998 елда шулай ук Ельцин кулыннан Почет орденын үзенең әле ул дәрәҗәгә үсеп җитмәвен сәбәп итеп алмады, әмма ике елдан соң шул ук бүләкне Путин кулыннан алды. Генерал Лев Рохлин үз вакытында Россия Герое исеменнән баш тартты.   Күрәбез, түрә күкрәгенә орден яисә медаль тагу алай бик пүчтәк кенә эш түгел. Шуңа күрә Мәскәүдәге җитәкчелек бу өлкәдә яңа тәртипләр кертергә җыена икән, ният тиктомалдан гына тумаган, мотивлар һәм сәбәпләр җитәрлек дип уйлыйк.    
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев