Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Түләк" операсы Мәскәүгә бара

Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе студентлары белән куелган “Түләк” операсы Мәскәүгә җыена. Спектакль ГИТИСның Академик Пилюгин урамы 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Яңа сәхнәсендә18 ноябрьдә күрсәтеләчәк. Бу хакта Казан дәүләт консерваториясе хәбәр итә. Искәртеп үтәбез, Нәҗип Җиһановның Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча язылган “Түләк” операсы 2017 елның апрелендә чыгарылды. Яңа сезонда – 3 октябрьдә – Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тагын бер тапкыр күрсәтелде. Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе җитәкчесе – Әлфия Җаббарова. Операның режиссеры – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Евгений Артамонов. Мәгълүмат өчен: Евгений Артамонов Казанда татар-рус гаиләсендә туып үскән, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакль буенча эшне дәвам итсәң, аны Татарстанның милли тамашачысына гына түгел, ә теләсә нинди затлы тамашачыга тәкъдим итеп буласын әйткән иде. Казан дәүләт консерваториясенең матбугат үзәге җитәкчесе, музыка белгече Александра Нагорнова “Түләк” операсының Евгений Артамонов өчен диплом спектакле булуын әйтте. Казан консерваториясе уңышлы куелышны Мәскәүдә – Евгений Артамонов укыган ГИТИСта да күрсәтергә ниятләгән. ГИТИСның Яңа сәхнә залында 259 урын бар. Билетлар сатуда. Афишаларда күрсәтелсә дә, Мәскәү куелышында Айгөл Хәйри белән Артур Исламов катнаша алмаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә оештыручылар әйтте. Операга башка үзгәрешләр кертелмәгән. “Татарика” оркестры катнашачак. ГИТИС залында оркестр чокыры булуы да зур әһәмияткә ия. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында оркестр чокыры юк һәм солистларга музыкантлар белән бер сәхнәдә эшләргә туры килә.

Татар-Информ

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев