Татар матбугаты
Туклыклы ризык яратабыз
“Казан” гаилә үзәге янында бер мең литрлы казанда уха пешерделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары, балыкчылык федераль агентлыгы җитәкчесе Илья Шестаков та әлеге уханы пешерүдә үз өлешен кертте. Бәйрәмдәгеләрне сыйлар өчен казанга балык салдылар. Гаилә үзәге мәйданчыгына килүче һәркем әлеге сыйдан авыз итә алды.
Бу көннәрдә Казанда “Фишка” гастрономия фестивале уза. Шимбә көнне башланып киткән чарада иң күп халык уха казаны янында иде. Бушлай сыйдан авыз итәргә теләүчеләр чиратны иртән иртүк алып куйган. Бәйрәмне алып баручысы да кем диген?! Россиянең танылган шоумены – Оскар Кучера. Аны якыннан күрү өчен генә дә бирегә килүчеләр күп булгандыр. Уха пешкән арада Казан рестораннарының берсендә эшләүче шеф-повар Максим Агуреев әлеге сыйны пешерүнең кайбер серләрен дә җиткерде. Баксаң, балык шулпасы үзгә тәмдә булсын өчен, пешеп чыкканнан соң учактан күмер салырга кирәк икән. Мондый уха искиткеч тәмле килеп чыга, диде пешекче. Тик бер мең литр сыешлы әлеге казанга күмерне салмаска булдылар. Учакта янган пүләннәр экологик яктан чиста булырга тиеш, дип аңлатты оста.
Белмәгән утынны салмавың хәерле, диде ул. Казанда кайнаучы балыклар да безнең сулыкларда үскән булып чыкты. Пешекче шулпаны аның сөягеннән кайнатырга киңәш итте. Башыннан, вак балыклардан тәмлерәк килеп чыгуын җиткерде. Сөзгән шулпага башта атланмайда кыздырып алынган суган, аннан бәрәңге, тары ярмасы өстәргә кирәклеген әйтте. Оскар Кучераның тары ярмасы салынган уха ашаганы булмаган икән. “Ни өчен ярма саласыз?” – дип сорады ул. “Татарстанлылар туклыклы ризык ярата”, – диде пешекче.
4 мең кешегә җитәрлек уханы пешерер өчен 300 кг карп белән чөгә балыгы, 350 кг бәрәңге, 10 кг тары ярмасы, 50 кг башлы суган, 10 кг атланмай кирәк булган. Әлеге ризыкларны әзерләүдә 14 кеше катнашкан. Ухага салынасы балыкларны гына да пешекчеләргә 2 көн дәвамында чистартырга туры килгән. Буш булган җирдә, билгеле, халык та ябырыла. Уха пешеп җиткәч мәхшәр башланыр дип уйлаган идек, алай булып чыкмады. Оештыручылар халыкны тәртип белән генә кертте. Этеш-төртеш булмады. Әмма чират су буе иде.
– Мин бирегә күңелемдәге булган авырлыктан арыну өчен килдем. Әлфия апаны югалту шулкадәр авыр булды. Кызларым шушы тирәдә генә тора. Бәйрәм буласын белгәч, карап чыгарга булдым, – ди җырчы Азат Тимершәех. – Балык фестивале бик зур әзерлек белән уза. Балык Бистә районасы пешергән уханы ашап карадым, бик тәмле. Хәзер менә рестораннар әзерләгәненнән авыз итеп карамакчы булам. Шул ук вакытта бәяләрен дә чагыштырырга уйлыйм. Бушка ашар өчен халык чират тора. Аларга кайчан чират җитәр, билгесез. Шунысы аңлашылып бетми, сатыла торган җирдә ни өчен бушлай өләшәләр? Бу бит райпо, рестораннарның эшенә аяк чалу. Районнан килүчеләр ризыкларын кире алып кайтып китмәсләрме, дип борчылам. Башка ягына тел-теш тидерерлек түгел. Өлкәннәргә дә, балаларга да биредә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырылган.
Балык фестивале – бөтенроссия күләмендә зурлап билгеләп үтелә торган чара. Аны илнең төрле шәһәрләрендә уздыралар. Безгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре бәйрәм иткән. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проектның максаты үзебезнең җирлектә җитештерелгән продукцияне халыкка таныту. Казанда үткәрелгән бәйрәмдә дә ниләр генә юк иде! Берничә урынга аквариум урнаштырганнар. Анда Арча, Кайбыч, Лаеш районнарында үскән балыклар урын алган. Бу бәйрәмгә килүче балаларга аеруча ошады. Судагы балыкларны тын да алмый күзәттеләр. Ә өлкәннәрнең күзе киштәләрдәге берсеннән-берсе тәмле булып күренгән ысланган, киптерелгән, пешкән ризыкларга төште. “Татпотребсоюз”ның районнардан килгән сату рәтләрендә урын алган җирле ризыкларны һәркемнең авыз итеп карыйсы килде. Тик менә шунысы гына аптырашта калдырды: Президент Рөстәм Миңнеханов килгәнче бер бәя булса, ул киткәннән соң бераз үзгәрешләр дә керттеләр. Сатучылар гына бу хәлне танырга теләмәде. Хәер, мондый җирдә зур кунаклар киткәннән соң бәянең үзгәрүе бездә гадәти хәлгә әйләнеп бара бугай инде.
Сүз дә юк, ял итәм дигән кешегә мөмкинлекләрне тудырганнар анысы. “Фишка” гастрономия фестивалендә “Агач эшләнмәләре”, “Татарстан урманнары үләннәре”, “Керамика”, “Балчык эшләнмәләре”, “Тимерче алачыгы” мәйданчыклары эшләп тора. Әнә, Мәскәү кунагы, министр урынбасары Илья Шестаков та үзенең тимерче буларак сәләтен сынап карады. 22сенә кадәр дәвам итүче бу чарада Казанның 50ләп рестораны төрле балык ризыклары белән кунакларны сыйлаячак.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев