Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла

Шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее 10 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган чара уздырачак. Ул Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуга багышлана. Билгеле булганча, Җаекта Габдулла Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә. Чара Г.Тукай яшәгән элеккеге «Болгар» кунакханәсе урнашкан бина янында узачак. Программада – “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган Татарстанда бердәнбер булган витрина-экспозицияне тәкъдим итү каралган. Шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Г.Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, яшь артист Ришат Әхмәдуллин һәм Илнур Закировның да катнашуы күздә тотыла.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев