Тукайның 30лап шигырен кытай теленә тәрҗемә иткән Гыйззәтулла Хәсән "Казан Утлары"на шигырьләр китерде

33 ел дәвамында Кадрлар җитештерү институтында кытайларны кытай телен дөрес язарга өйрәткән татар профессоры Гыйззәтулла Хәсән соңгы биш елда Казан белән Колжа, Татарстан белән Кытай арасында йөри. Чөнки Русия миграция хезмәткәрләре аның паспортындагы исемен тиешенчә рус теленә күчереп бирә алмыйлар икән. Аның каравы, олы улы Нәбиулланы да, кечесе Вәлиулланы да Казанда укыткан. Олы улы биредә гаиләле булып, Гыйззәтулла абыйга оныклар бүләк итәргә дә өлгергән. "Бездә баланың баласын - нәбәрә, аның да баласын - чәбәрә дип атыйлар. Иске татар телендә ул шулай булган. Биредә күп сүзләр рус тәэсиренә бирешкән", - ди биш телдә иркен аралашучы милләттәшем.

Гыйззәтулла абый кодалары яшәгән Лаеш районының Кече елга авылыннан үзе дә йорт алып җибәргән. Бүгенге көндә профессорны берничә Казан ВУЗы эшкә дәшеп тора, әмма төп документ белән мәсәлә хәл ителмәү тоткарлык тудыра икән.

Гыйззәтулла абыйның нәсел тамырлары Арча төбәгеннән икән. Бабалары 1916нчы елны Кыргызстанның Каракүл шәһәреннән Кытайга күчкәннәр. Ул чакта аның әтисе Әнвәр әле яңа туган бала булган. Шулай итеп, Гыйззәтулла абый Кытайның Элә казак областенда, Колҗа шәһәрендә дөньяга килгән.

"Кытайда 56 милләт яши, татарлар шул милләтләр арасында 52нче урынны били, әмма акыл, зыялылык ягыннан без беренчелекне бирмибез," - ди ул горурланып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: