Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай - ядкярләрдә" фәнни-популяр ике томлы басма өчен галимнәребез Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин Г.Тукай ис. дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде

“Тукай - ядкярләрдә” томлыклары шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләү һәм  язучыларга әдәби әсәрләр язу өчен дә кулай җирлек булып тора, - дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә  тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин. «Шәхесләребез» сериясеннән «Тукай - ядкярләрдә» фәнни-популяр ике томлы басма өчен галимнәребез Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. «Без әзерләгән хезмәттә Тукайның яшьтәшләре, ул яшәгән чор кешеләренең истәлекләре тупланды, - ди Җәүдәт Миңнуллин. - Биредә1913 -1923 елга кадәр җыелган материаллар кертелде, чөнки шушы еллардан соң инде безнең әдәбият фәнендә  һәм, гомумән, гуманитар фәннәр өлкәсендә дә вульгар социологизм дигән идеология өскә калкып чыга. Анда  объективлыкка бөтенләй урын калмый... Заманында Әхмәт Фәйзи  “Тукай” дигән роман язды. Яхшы әсәр. 1958 елда ул Тукай премиясенә дә лаек дип табылды». Тукайның бүгенге көнгә кадәр фәнни биографиясе язылмавын татар галиме түбәндәгечә аңлата: «1930-1940 еллардан соң, 1950-1960 елларда Мөхәммәт ага Гайнуллин бердән-бер әдәбият докторы булып калды. Барысын да кырып бетерделәр. Ә бит дәреслекләр, фәнни хезмәтләр язу өчен галим булу кирәк. Галим булу өчен исә, аның укытучылары әзерлек узарга тиеш. Гыйльми мәктәп булуы зарур. Ә гыйльми мәктәп бер-ике елда гына барлыкка килми ул. Аның өчен дистә еллар узу,  тотрыклы рәвештә  үсү  сорала», - ди Җ. Миңнуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев