Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай татар әдәбияты белән кызыксынган һәркем өчен кызыклы" - Зөфәр Рәмиев (әңгәмә, видео)

Узган гасырдан бирле әзерләнә башлаган Тукай энциклопедиясе һәр укучы өчен дә кызыклы булачак. Фәнни басманың эш төркеме җитәкчесе - филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Татар әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында энциклопедия бернинди идеологияләр тәэсиренә бирелмичә, объектив әзерләнгәнен белдерде.     - Зөфәр әфәнде, кулыбызда - Тукай энциклопедиясе. Татар дөньясы бу хезмәтне озак көтте. Ничегрәк эшләнде ул? - Энциклопедияне әзерләү күптәннән, узган гасырда ук, башланды. Шушы хезмәткә керәсе төшенчәләр, темаларны барлап чыгып, аның сүзлекчәсе, лөгатьлеге әзерләнде. Хәтерем ялгышмаса, 2800ләп тема күрсәтелгән. Шул рәвешле, безнең эш башланып китте. Бу темалар, беренче чиратта, Тукайның барлык әсәрләрен колачлый. Китапта, бүгенге фән күзлегеннән, Тукайны өйрәнү дәрәҗәсеннән чыгып, аларны аңлату, аларны анализлау урын алган. Бу - бик мөһим әйбер, чөнки Тукай әсәрләрен тикшерү төрле чорда төрлечәрәк булды. Моңарчы ул совет идеологиясе тәэсирендә барды. Хәзер инде объектив киленде. Бернинди идеологияләргә дә буйсындырылмады. Шагыйрьнең туганнары, чордашлары, фикердәшләре турында аерым-аерым мәкаләләр китерелә. Монда да шактый эзләнүләр булды. Теге яки бу шәхеснең язмышына караган яңа фактларны ачыклау да монда киң чагылыш тапты.   “Беркемне гаепләмәскә һәм акламаска тырыштык” - Нәкъ менә әлеге энциклопедияне әзерләгәндә нинди яңа фактлар ачыкланды соң?   - Төрле шәхесләрнең яшәү еллары, мәсәлән. Элек алар турында мәгълүмат булмый иде. Моңа кадәр фәнни әйләнештә йөрмәгән язмалар да табылды. Шул язмалар нигезендә, теге яки бу шәхеснең Тукай белән мөнәсәбәтендә объективлыкка омтылыш ясалды. Андый чордашлар минем исәбемдә - 200ләп кеше. Монда Тукайның Зариф Бәшири, Камил Мотыгый белән мөнәсәбәтен атап узарга мөмкин. Без инде беркемне дә гаепләмәскә һәм акламаска тырыштык. Ничек бар - шулай күрсәттек. Мәсәлән, бер язмада Бәшири Тукай турында болай ди, һәм киресенчә, Тукай Бәширигә ничек, ди? Монда без кемнең хаклы булганына анализ ясамыйбыз. Бу - безнең эш түгел. Фәкать язма фактларга нигезләнеп кенә яздык. Имеш-мимешләргә кушылмыйбыз. Тукай һәм татар әдәбияты дигән юнәлеш бар, ягъни Тукай үз чорында татар әдипләре белән аралашкан, шул ук вакытта Тукайның шигырьләренә ияреп Тукайны кабул итү бар. Хәзерге заман күзлегеннән карап без: “20-30нчы елдагы күренекле язучылар, шагыйрьләр, прозиклар һәм драматурглар, тәнкыйтьчеләр ничек кабул иткән, теге яки бу тәнкыйтьче Тукайны дөрес тәнкыйтьләмәгән”, - дип фикер чыгармыйбыз. Тукайны сыйнфый күзлектән чыгып бәяләмибез.     “Галимҗан Ибраһимов Тукайга берьяклы якын килә” - Зөфәр абый, Галимҗан Ибраһимовның Тукайга карата фикерләре энциклопедиягә кертелдеме? - Кертелде. Бу - җитди мәсьәлә, билгеле. Галимҗан Ибраһимов һәм Тукай. Шул ук вакытта Риза Фәхретдинов һәм Тукай “өлеше” шулай ук бик кызыклы. 1906 елда Риза Фәхретдинов Тукайны “Мәгаригә охшатып яза”. Ләкин соңыннан, 1914 елда “Мин яздыммы икән? Язмаганмындыр...” - дигәнрәк шөбһә белдерә. Энциклопедиядә менә шушындый моментлар да чагылыш таба. - Сез - энциклопедия төркеменең җитәкчесе, әдипнең иҗаты, шәхесе турында иң мәгълүматлы кеше буларак, Г.Ибраһимовның Тукайга карата тәнкыйди фикерләрен ничек бәялисез? - Ибраһимов Тукайга берьяклырак якын килә. Монда бераз шәхси момент та бар инде, билгеле. Кеше башкаларга төрлечә күренергә мөмкин. Минем уйлавымча, адәм баласы үзе - бер төрле, ә икенче кеше аны башкача күрә, ә чынлыкта, ул өченче төрле була. Бу инде фәлсәфә, шуңа күрә, бу хакта туктатыйк... “Мондый хезмәтнең татарда булганы юк иде” - Галимнәребез бик күләмле проектны ерып чыкты. Мондый хезмәтнең татарда булганы бар идеме? - Юк. 1914 елда Риза Фәхретдин “Энциклопедияләр турында” дигән мәкалә яза. Мин шуның белән танышып чыктым. Мәкаләдә ул: “Энциклопедияләр гомуми һәм хосусый була”, - дип әйтә. Энциклопедияләрне чыгару унсигезенче гасырда Франциядә башланган. Безгә дә килеп керде. 1978 елларда Т.Шевченконың ике томлы энциклопедик сүзлеге басылып чыкты, шуның белән танышкач, безнең галимнәр Әбрар Каримуллин, Нил Юзиевлар: «Безнең энциклопедия язарлык шәхесебез юкмыни соң?» - дигән сорау күтәрделәр. Алар Тукайны тәкъдим иттеләр. Ул еллар - совет чоры. Мәскәү тарафыннан расланган план буенча гына эшли идек... Татарстанда суверенитет игълан ителгәч кенә, хокукый мөмкинлекләр ачылды. Татарстан Фәннәр Академиясе барлыкка килгәч, Нил Юзиев бу мәсьәләгә яңадан кайтып, галимнәрне туплый башлады. Шул вакытта, энциклопедия төзү буенча беренче адымнар ясалды. Лөгатьлеге төзелде, шуннан соң, эшне дәвам иттерү өчен, күп галимнәр җәлеп ителде. Фәннәр Академиясе мөмкинлекләр тудырды.12 ел тирәсе, аз-азлап кына, мәгълүмат туплана башлады. Соңыннан, 2008 еллардан башлап, безнең институт җитәкчелеге моңа күбрәк игътибар итә башлады. “Мирас” фондыннан, башка җирләрдән матди мөмкинлекләр тудырылып, соңгы вакытта - 2013 елда - Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының планына да кертелде. Эшне тизләтергә мөмкинлекләр ачылды. Әдипнең 130 еллыгына чыгарырга, дип тырыштык. Ходаның рәхмәте, фәннәр академиясенең җитәкчелеге, югары органнарда эшләүчеләрнең омтылышы һәм институт тырышлыгы белән, бу эшне башкарып чыгарга насыйп булды!     “Тукай татар әдәбияты белән кызыксынган һәркем өчен кызыклы” - Тукай энциклопедиясе галимнәргә, студентларга гына түгел, гади халыкка да кызыклы булырга охшап тора... - Тукай, татар әдәбияты тарихы белән кызыксынган һәр кеше өчен дә кызыклы! Монда бит шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннар, шагыйрьнең музыкада чагылышы, сынлы сәнгатьтә, театрда гәүдәләнеше бирелә. Әдипне өйрәнүче галимнәр турында да берникадәр мәгълүмат бар, чөнки алар Тукайны төрле чорда, төрлечә тикшергәннәр. Тукай энциклопедиясе “16+”ка тәгаенләнгән - һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүмат таба алачак. Китапта иллюстрацияләр дә күп бирелде. Тукай үзе шигырьләрен биргәндә кулланган рәсемнәрне дә онытмадык. Тукай җырларына нисбәтле музыкаль әсәрләрнең ноталарын да урнаштырдык. "Башкортстан һәм Казахстан галимнәре Тукай энциклопедиясен әзерләүдә катнашмады" - Чит ил галимнәренең хезмәтләре дә барланачак, диелгән иде. Аларга урын бирелдеме? - Әлеге проектта Татарстан галимнәре генә түгел, ә чит ил һәм чит өлкәләрдә эшләүче, Тукай иҗатын өйрәнүче әдәбиятчылар да катнашты. Безнең институт Башкортстан һәм Казахстан галимнәренә дә Тукай энциклопедиясен әзерләүдә катнашырга өндәп мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин алар, нишләптер, активлык күрсәтергә ашыкмады. Төрек, мари, чуаш галимнәре үз телләрендә мәкаләләр яздылар. Без аларны китапка тәрҗемә кылып урнаштырдык. Әзербайҗаннарга да рәхмәтебез зур, алар белән дә хат алышып, хәбәрләшеп тордык. Ярый әле интернет бар. Аларның да Тукайга нисбәтле хезмәтләренә урын бирелде. “Тукайның әле табылмаган әсәрләре бар” - Тукаебыз барланды, галимнәр тарафыннан әдипкә “нокта куеламы”? Әллә аны өйрәнү дәвам итәчәкме? - Юк, алай дип әйтергә ярамый, чөнки чын әдәби күренеш, хак әдәби иҗат һәр чорда беркадәр яңарып кабул ителә. Кабул итүче кеше үзе дә - башка чор кешесе. Шуңа күрә Тукайны, мәсәлән, 20-30 еллардагы безнең гади укучылар бертөрле, ә хәзер без башка төрле кабул итәбез! Минем уемча, энциклопедиябез, 1915 елны да кертеп, шуңа кадәрге Тукайны өйрәнүдә булган уңышларны да, уңышсызлыкларны бүгенге көн дәрәҗәсеннән чагылдыра. Тукайның әле табылмаган әсәрләре бар. Алар табылырга мөмкин. Революциягә кадәр чыккан газет-журналларның бөтенесе дә сакланмаган. Тукай эшләгән шул ук, “Фикер” газетасының 1917 елгы 4-5 саны кулда юк. Анда Тукай текстлары булырга тиеш. Башка төрле истәлекләр, хатлар да килеп чыгарга ихтимал. Мин, галим буларак, тагын әле язма ядкарьләр килеп чыкмас, дип гарантия бирә алмыйм. Ун ел узар, яңа мәгълүматлар калкып чыгар. Әдәбиятны аңлатуда яңа төрле алымнар, фикерләр туар. Киләчәктә энциклопедик рәвештә эшләнгән хезмәтләр, башка классикларыбызга да кагылсын иде, дип телим. Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакыйлар моңа бик лаек. Моның өчен әзерлекле фәнни кадрлар һәм вакыт сорала. Мондый хезмәтләрне институтның фәнни планына кертеп эшләргә кирәк.   Тукай энциклопедиясе Кемерово нәшриятында бастырылды, тиражы 2 мең. Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация кертелде. Узган гасырда эшләнә башланган күләмле проектка 135 автор һәм 15 фәнни редакторның хезмәте керде. Проект барышында җыелган материалларны әзерләп Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, Зөфәр Рәмиев китаплары һәм башка хезмәтләре аерым китап булып дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев