Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районында шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия булдырылды

19 нчы октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә республиканың күренекле әдипләре Тукай районында китап сөючеләр белән очрашып, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чараларда катнаштылар. Язучылар, шагыйрьләр үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы турындагы уйланулары белән уртаклаштылар. Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Морат, Вахит Имамов, Факил Сафин, Гөлзадә Сафиуллина, Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамаллар белән үзебезнең район җирлегендә әдәби мәйданда очрашу, аралашу мөмкинлеге тудырганы өчен район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка район халкы да, язучылар да бик рәхмәтле калды. Бәйрәмебезнең икенче өлеше “Энергетик” мәдәният сараенда үтте. Районыбызның Күзкәй авылы җирлегендә туып үскән шагыйрь Фәннур Сафинның якты истәлегенә  багышланган «Җырымда юатырмын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә хис-тойгыларга бик бай, эчкерсез һәм җылы  булды. Күңелләрдә озак сакланырлык, тирән эчтәлекле чын әдәби манзара карап, кабат Фәннур Сафинның әдәби мирасына – күңел яктылыгы белән сугарылган шигъри дөньясына кайттык, иҗатының кайбер якларын үзебез өчен өр-яңадан ачтык. Танылган язучыларыбыз – Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Фәтхулла Абдуллин, җырчы Гөлзадә Сафиуллиналарның Фәннур Сафин турындагы җылы истәлекләре күңелдә уелып калды. Фәннур Сафин – барыннан да элек, лирик шагыйрь. Аның әсәрләренең һәрберсендә күңел кичерешләре, туган җир, табигать гүзәллеге турындагы уйланулары чагылыш тапкан. Бу якташыбызның «Сез кемнәр?», «Күкчәчәк», «Чәчәк гомере»  җыентыкларындагы шигырьләрендә аеруча нык сизелә. Шагыйрь туган ягы белән ихлас горурланган, аның табигатен, кешеләрен өзелеп яраткан. Шагыйрьнең шигырьләре җырлап тора. Шуңа күрә күп кенә танылган композиторлар аның сүзләренә көйләр язганнар. Әйтик, «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Бер елганың ике ярында», «Шәфкать туташы», «Ялгыз көймә», «Кал моңнарым булып» hәм башка җырларын популяр җырчылар да, hәвәскәрләр дә әле hаман рәхәтләнеп башкара. Фәннүр Сафинның җырларына тирән моң, саф хисләр, кабатланмас кичерешләр хас. Шуңа да аларны халык онытмыйдыр, яратып тыңлый, кушылып җырлыйдыр. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан "Туган ягы – кешенең рухият чишмәсе" дип исемләнгән иҗади бәйге игълан ителгән иде. Жюри әгъзаларына каләм тибрәтүчеләрнең йөзләгән иҗат эшләре тапшырылды. Шулар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу, әдәби бәйгегегә йомгак ясауны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның каләмдәшләре башкарып чыкты. Нәтиҗәдә: 7-12 яшьлекләр арасында 1 урын – Арсентьева Аделина Алексей кызына, 13-18 яшьлекләр арасында 1 урын – Сәхипгәрәева Язилә Айрат кызына, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 1 урын – Нәбиуллина Заһидә Мотыйгулла кызына бирелде. Иганәче Рафаэль Юнысовның махсус бүләгенә да Арсентьева Аделина лаек булды. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай районы хакимияте тарафыннан булдырылган Фәннур Сафин исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булды. Бу премия Зимфира Нәсыйх кызы Исламовага "Язмыш аръягында кем көтә?" китабы һәм туган як, табигать, туган авыл турындагы әсәрләре өчен бирелде. Билгеле инде, Зимфира Исламованың, татар теле укытучысы буларак, озак еллар дәвамында балаларда ана теленә, гореф-гадәтләргә, милли йолаларга һәм матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләве дә искә алынды. Бәйрәм тантанасына килүчеләргә Фәннур Сафин иҗатына, район тарихына, районның күренекле шәхесләренә багышланган китап күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге дә бар иде. "Истәлеккә – култамга" исемле китап күргәзмәсе әдипләребезнең култамгалары куелган китаплар белән тагын да баетылды. Бәйрәмдә Алабуга һәм Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан да вәкилләр катнашты. Халык гаме, милләт гаме һәрбер татар күңелендә яши. Без ышанабыз, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш киләчәктә гел яхшы якка гына үзгәрер. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт тарих төпкелендә югалып калмас.

 
Автор/фото: Флүзә Сәлимова; sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев