Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районында нәниләр интерактив зонасы булдыру өчен китапханәгә грант биреләчәк

Тукай районында «Библио-утрау» дип аталган интерактив зона булдыру өчен, «Татарстан» совхозы бистәсе китапханәсенә 240 мең сумнан артык грант биреләчәк. Әлеге зонада иң кечкенә яшьтәге балалар да шөгыльләнә алачак, диелә районның “Якты юл” газетасы.

Грант, муниципаль районнарның мәдәният һәм сәнгать иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Хөкүмәтеннән бүленә. Конкурста 109 проект катнашты, шуларның 35е грант алуга иреште. Финанслау киләсе айда көтелә, проект шуннан соң 10 ай эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев