Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районында бөек шагыйребезгә багышланган шигърият бәйрәме узды

Әле кояш нурларына күмгән, әле көчле җилләр истереп, кар-яңгыр бөртекләрен бөтергән апрель һавасының кискен үзгәрешләренә карамастан, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан халык мәдәният йорты ишегалдындагы Тукай һәйкәле янына ашыкты, дип яза район газетасы. 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм мәдәният йортлары, гөмүмән, бөтен Татарстанда, чит илләрдә дә апрель ае буе шигърит бәйрәме буларак билгеләп үтәләр. Шушы истәлекле дата уңаеннан Тукай районы Иске Дөреш авылында әдәби-музыкаль кичә узды. Шигърият бәйрәме бик күп кунакларны, гомүмән, Габдулла Тукай иҗатын яраткан кешеләрне җыйды. Ирексездән, шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре күңелдә кабатлана. «– Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Мәдәният йорты фойесы гөрләп тора. Килгән кунаклар шагыйрьгә багышланып эшләнгән күргәзмәне күздән кичерәләр, сабыйлар кулы белән ясалган рәсемнәр буенча фикер алышалар, кемдер Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Әби-Бабай булып киенгән әкият геройлары белән фотога төшә. Ә бәйрәмдә чыгыш ясарга килгән фольклор ансамбльләр һәм гармунчы агайлар халыкны җырлата да, биетә дә. Бәйрәм сәхнәсеннән тукайлыларны һәм кунакларын сәламләп, Туган тел көне белән котлау сүзләрен район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җиткерде. - Инде ничә ел рәттән, бөек шагыйребез истәлеген хөрмәт итеп, төрле авыл җирлекләрендә шигърият бәйрәменә җыелабыз. Безне кар да, яңгыр да куркытмый, чөнки Тукайга мәхәббәтебез чиксез, аның иҗаты, әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Тукай туган көнне Туган тел көне итеп үткәрү аеруча әһәмиятле. Ана теле ул - безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып калган хәзинә, һәм без аны сакларга тиеш. Татар телен белсәк кенә татар дигән милләт сакланып калачак. Шуңа күрә Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк. - диде Рөстәм Закиров. Кичәне Сәмәкәй авылыннан «Зиләйлүк» фольклор ансамбле ачып жибәрде – ап-ак алъяпкычлар кигән үзешчәннәр борынгыдан калган матур йолаларның берсе – каз өмәсен сәхнәләштерделәр. Сәхнәгә карап, үзеңе өмәдә булган сыман хис итәсең - хәтта чистартыла торган казлары да чынга ошаган иде! Алга таба Теләнче Тамак авылының «Алтын битлек» халык театрының иярченнәре тарафыннан «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмасыннан мини-спектакль күрсәтелде. Балалар үзләренә бирелгән рольләрне югары осталык белән башкардылар. Елдагыча, бөек шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла торган шигырь уку бәйгесендә җиңеп чыгучылар да бүләкләнде. Бүләкләү өлеше тәмамлангач, яшь талантлар саф татар телендә – Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Аеруча, тамашачыны Биклән авылы кызы Диләрә Гимазиева шаккаттырды. Нәни кызчык 24 биткә сузылган «Шүрәле» поэмасын яттан сөйләде. Мусабай-Завод авылыннан килгән курайчылар ансамбле мәдәният йорты бинасын курай моңына күмде. Алга таба бәйрәм кичәсе җирлекнең үзешчән артистлары, «Иске Дөреш садугачлары» исемен алган нәфис сүз осталары, җырчылары, гармун-баянчылары чыгышы белән үрелеп барды. Әлеге кичәдә танылган шагыйрьләр – Факил Сафин, Сирен Якупова, Әлфия Ситдикова тамашачыларга үз шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә ахрында бәйрәмгә килүчеләр, барысы бергә,Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардылар. Кичәгә җыелган халыкның күплеген, балаларның Тукайның шигырьләрен никадәр хисләнеп сөйләүләрен күреп, шагыйрьгә карата халык мәхәббәтенең никадәр зур булуына тагын бер кат инандык, диелә район хәбәрендә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев