Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай районы Күзкәй авылында татар халкының традицияләренә тугры калалар

Тукай районы Күзкәй авылы китапханәсендә еш кына кич утырулар оештырыла, дип яза районның "Якты юл" газетасы. «Хәтирә» клубы әгъзалары дус-ишләре, күрше-күләннәре белән бергә төрле чаралар үткәрә. Бу юлы алар, әнкәйләребезнең шөгыле онытылмасын дип, йон, каба-орчыклар алып килеп, кул эшенә җыйналдылар. «Баксаң, традицияләребез онытылмаган икән әле. Кемдер йон язарга, икенчеләр йон эрләргә, калганнар бәйләмгә керештеләр», – ди Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхенурова. Уен-җырсыз нинди кич утыру инде ул? Ике гармунчы уйный башлау белән, кич утыручылар шаян такмаклар да, моңлы татар көйләрен дә җырлап җибәрделәр. Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар да әйтештеләр. Бер-берләреннән бәйләү үрнәкләре дә өйрәнделәр. Уңышлары да мактанырлык шул, Суфия Шәмсетдинова бәйләгән башмаклар теләсә нинди күргәзмәләргә куярлык. «Кышкы озын кичләребез шулай сизелми дә бергә-бергә күңелле уза тора», – ди кич утыруга җыелган авыл халкы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев