Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай премиясен бетерү" дигән җөмлә татарны бетерү кебек үк җинаятьчел җөмлә" - Камил Кәримов

Татарстан Язучылар берлегендә  Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы булды. Утырышта Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Утырышны филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды. Очрашу быел Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар һәм аларның әсәрләре – Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», «Дәрья башы», «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары; Камил Кәримовның «Карурманда кара песи», Игезәкләр йолдызлыгыкитаплары; Зиннур Хөсниярның «Кичү», «Гарасат», «Көмеш чыбыркы», китаплары турында фикер алышу кимәлендә узды. Әдәбият галиме Хәнәфи Бәдигый: «Татар әдәбияты дигән зур хәзинәбезне Әхәт Гаффар, йә Камил Кәримов, йә, булмаса, Зиннур Хөснияр иҗатыннан башка күз алдына китереп карыйк әле. Аларның иҗаты халкыбызга хезмәт итә» – диде. Галим Алсу Шәмсутова  Тукай премиясен тапшыруны туктатып торыргадыр, бәлки, дигән тәкъдим белән чыкты. «Тукай премиясе –  иң зур премия. Бәлки аны бирүне ике генә ел туктатып торыргадыр. Әйтик, быел шушы әсәрләре өчен шушы язучылар лаек, ләкин карыйк әле – алар тагын да көчлерәген язарлармы икән?» – диде Алсу Шамсутова. Язучылар бу тәкъдимне хупламадылар. «Тукай премиясен бирүне туктатырга ярамый. Премия бер әсәр өчен бирелми. Ул гомер буе әдәбиятка хезмәт иткән өчен бирелә», – диде драматург Хәбир Ибраһим. Тукай премиясенә дәгъва итүче язучы Камил Кәримов та Тукай премиясен бирүне туктатырга ярамавы хакында фикерен әйтте: «Тукай премиясен бетерү» дигән җөмлә татарны бетерү кебек үк җинаятьчел җөмлә. Бетерү бик җиңел, ләкин аны яңадан торгызып булмаячак. Тукай премиясе алу – финиш түгел», – диде язучы. Утырышта Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты.
  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә гамәлгә куелган.
  • Лауреат исеме 200дән артык кешегә һәм колективка бирелгән.

Татарстан язучылар берлеге
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев