Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай паркы һәм Йола тантаналары йорты проектлары авторы Фирдәвес Ханов китап чыгарган

Түбән Каманың горурлыгы саналган Габдулла Тукай паркы, Кама яр буе, Түбән Кама үзәк мәчете, Йола тантаналары йорты Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов проектлары буенча төзелгән. Автор үзенең хезмәтләрен бер китапка туплап чыгарды. Шушы көннәрдә авторның шушы хезмәтен тәкъдим итү кичәсе уздырылды, дип хәбәр итә районның “Туган як” газетасында. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркын шәһәрнең гүзәл урыннарның берсенә әйләндерү уен Фирдәвес Ханов күңелендә озак вакыт йөртә. Изге чишмәне төзекләндерү, яр буен танымаслык итеп үзгәртү һәм ямьләндерү буенча проектларны беренче итеп ул ясый. Фирдәвес Хановның шәһәр үсешенә керткән өлеше гаять зур. Алга таба яңа планнар, яңа эшләр көтелә. Шуларның берсе - яр буе тирәсен төзекләндерүне дәвам итү, диелгән Түбән Камадан алынган хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев