Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай музее Казанның Иске Татар бистәсе макеты тарихы белән таныштырачак

Габдулла Тукай әдәби музее "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында 3 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның конференцияләр залына шагыйрь Габдулла Тукайның балачагы турында "Каргышлы балачак" телевизион фильм премьерасының 20 еллыгына багышланган очрашуга чакыра.

Г.Тукай әдәби музееннан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә музейдагы иң кызыклы экспонатларның берсе әлеге фильм белән бәйле, ул – Иске Татар бистәсе макеты, аны Тукайның балачагы турында фильм төшергәндә махсус ясаганнар.

Очрашуга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фильмның режиссеры Әхтәм Зарипов, Сәгъди ролен башкаручы, Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, актер Илдус Әхмәтҗанов, фильм эпизодлары төшерелгән Арча районының Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина чакырылган. Музейга килүчеләр "Каргышлы балачак" телевизион фильмы авторлары һәм актерларның истәлекләрен тыңлый, фильмны төшерү өчен ясалган Казанның Иске Татар бистәсе макеты буенча экскурсиядә катнаша һәм фильмның кайбер эпизодларын карый алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев