Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай Кытайда туганмы?

Шагыйрь Марс Шабаевның “Салда сәяхәт” дигән бик мавыктыргыч китабы бар. Моннан илле ел элек каләмдәш дуслары белән Ык елгасына коючы Мәл­лә елгасы буйлап – Азнакай районындагы Мәл­багыш авылыннан Мөслим районындагы Мәл­ләтамак авылына кадәр салда сәяхәт оештырган әдип. Шул сәяхәт турында әлеге китап. Хезмәттәшебез, каләмдәшебез Риман Гыйлемханов “Истә калганнар” китабын тәкъдим итүгә чакыргач, кылт итеп әдипләребезнең әле­ге салда сәяхәте искә төште. Туып үскән табигатебезнең саулыгын кайгыртып (Кама суы күтәртелгән, шул рәвешле кечкенә елга-тугай­ларга гына түгел, байтак авылларыбызга су астында калу хәвефе янаган вакытлар бу) юлга чыккан Марс Шабаевларга да сәяхәтне оештыру ансат булмагандыр. 71 чакрымлык ара бит. Елганың сай, тирән җир­ләре, бормалы төшләре бар... Ә менә журналистларга – Риман Гыйлемханов белән аның юлдашлары Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә һәм Альбина Газизуллиналарга изге-зур максат куеп, төрки халыклар хәтереннән Тукайны эзләп, Казакъстанда, Кытайда яшәүче милләт­тәш­ләребез һәм башка төрки халыклар белән күрешү-аралашу өчен, җи­ңел машинада егерме мең чакрым юл узу насыйп булган. Бер­ничә көн элек “Татмедиа” агентлыгында булган матбугат җыелы­шын­да китап авторларының берсе – сәяхәтне оештыручы, “Тукай фонды” рәисе, “ВТ” журналисты Риман Гыйлемханов әлеге кырык алты көнлек сәя­хәтләрен бәян итте. “Китап язу бер хәл, аны чыгару – үзе бер михнәт, ярый әле Лотфулла Шәфигуллин бар”, – дип “Таттелеком” милли элем­тә ширкәтенә рәх­мәт укыды ул. Әйтергә генә җиңел: кырык алты тәүлек! Соңрак матбугат җые­лы­шында катнашкан шагыйрь, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров журналистларыбызның бу гамәлен хак­лы рәвештә батырлык дип бәяләде. Ерак сәфәргә чыгучыларны Җа­ек­та Тукайга бәйле барча бина­лар­ның исән-сау булуы гаҗәплән­дер­гән (рәсемдә Җаекта ша­гыйрь­гә куелган һәйкәлне күрәсез). Ә без башкалабызда Тукай гомеренең соң­гы көннәре уз­ган, шул заманда иҗат итүче башка зыя­лыла­ры­бызның да эзе калган “Болгар” кунакханәсен дә саклый алмадык. “Читкәрәк кит­кән саен Тукай ка­дерлерәк, күрә­сең. Чын татарлар Казанда түгел, бездә, диде Кытайдагы бер танышым. Анда һәр гаиләдә Тукайның кимендә ике-өч шигырен беләләр. Аны байрак итеп яшиләр. Хәтта кайбер балалар, Тукай – Кытайда ту­ып үскән татар шагыйре, дип яза-сөйли. Казакъ, уй­гыр­лар­ның да Тукаебызны белүлә­ре, үз итү­ләре сөендерде. Кытай балалары өчен чыгарылган җиденче класс дәрес­легендә да­һиебызның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырь бар”, – дип сөйләде анда Риман абый. Дөрес, без дә Татарстаныбызда Тукайны онытмыйбыз. “Соңгы алты ел эчендә республикабызда шагыйрь иҗатына кагылышлы һәм әдипнең үз иҗатын колачлаган 35 китап чыкты. Бу китап­ларның һәм­мәсе Таткнига.ру сайтында бар. Теләгән һәр кеше бушлай таныша ала”, – дип сөйләде бу уңайдан җы­е­лышта катнашкан Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъ­дәтшин. Әмма без­нең мөмкин­лек­ләр күпкә зуррак бит. “Мин үз заманында Тукай мирасын өйрәнү­че махсус үзәк булдырырга тәкъ­дим иткән идем, ләкин барып чыкмады.  Аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әле безнең “Тукай шәҗә­рәсе” ди­гән китап чыгарасыбыз бар. Бер караганда, Тукай – замандашыбыз. Яр­ты гомерен XX гасырда яшәгән. Шул ук ва­кытта бик күп шәхси әйбере югал­ган. Клас­си­гыбызның биш-алты шәхси әйбере генә исән бүген. Нишләп без шундый бөек­ләре­без­нең дә кадерен белмибез икән?” – дип аһ орды әнә Зиннур Мансуров. – Мондый сәяхәткә чыгу өчен бераз ычкынганлык та кирәк. Кем инде егерме мең чакрымлык юлга чыга?! Сәяхәт барышында журналистлар Миркасыйм Госманов, Бор­һан Шәһиди кебек бөек шәхес­ләребез турында да мәгълүматлар тупланган, – дип тә зурлады ул сәя­хәтчеләребезне. Аның, Тукай ул – мил­ләтебезнең бердән­бер әйдә­мә­не, ди­гән фикере белән генә ки­ле­шә­се килми. Батырша, Мәрҗани, Муса Бигиев, Габде­рәшит Ибраһи­мовлар әйдәмәннә­ребез түгел­мени?! Шушы сүзләрем­не раслаган­дай, җыелышта катнашкан икен­че бер Тукай бүләге иясе, шагыйрь Газинур Морат Туфан Миң­нул­лин­ның, үз дәүләтен җуй­ган милләт­ләрнең дәүләте – аның шәхесләре, дигән фикерен искә төшерде. Әйе, Тукай кебек фидакарь шәхес­лә­ре­без күбрәк булган саен күңел тү­рендәге дәүләтебез зуррак, колачлырак, гайрәтлерәк булачак. “Мондый сәяхәтна­мәләр­не халык белер­гә, укырга, гыйбрәт алырга тиеш”, – дип тәмам­лады ул чыгышын.    
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев