Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай күренекле ишаннарга карата "башы тулы катык" дип язарга җөрьәт итә алган" - Геннадий Макаров

Сәнгать белгече, фольклорчы галим Геннадий Макаров татар суфыйлары турында иң кызыклы мәгълүматларны үткән гасырның утызынчы елларындагы атеистик әдәбияттан тапкан. “Ишаннар турында иң кызыклы чыганакларның берсе - “Ишаннар һәм дәрвишләр” дигән китап. Атеистик каләм белән каралтылган булса да, анда иң мөһим мәгълүматлар бар. Анда суфыйларның исемнәре, тасвирламалар да бар”, - ди галим.
Геннадий Михайловичны ишаннар-суфыйлар турында өйрәнүгә борынгы татар музыкасы белән кызыксыну китергән. Ул Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендәге “Исламика” лекторие оештырган “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясендә татарда ислам фәлсәфи поэзиясен һәм музыкасын суфыйчылык белән бәйләп аңлатты. “Борынгы көйләп укулар, илаһи бәетләр, мөнәҗәтләр жанры - болар бит суфичылык традицияләре. Суфыйчылык татарда озак вакытлар өстенлек алып торган. Казан ханлыгы алынганчы да, алынгач та суфыйлык бик киң таралган. Һәм моның төп шартларның берсе - үзәкләштерү булмауга бәйле. Ә рухи лидер тирәсендә аның мөритләре җыелган. Мөселман общиналары төрле авылларда рәхәтләнеп яшәгәннәр. Суфыйчылык ни өчен тирән кергәнме? Чөнки суфыйчылыкта төп тезис: “Аллаһ безне һәрвакыт сыный. Казанны алдылар, безгә кыен, димәк, үзебезне начар тотканбыз. Бу сынау”. Шушы караш кешеләргә көч биргән, авыр шартларда исән калу мөмкинлеге тудырган. Суфыйчылык бит ул Коръән белән генә түгел, халыкчанлык белән алдырган. Анда музыка, поэзия тыелмаган...” Геннадий Макаров ул вакытта суфыйчылыкны пропагандалаган общиналар күп булуын искә төшерә. “Диния нәзарәте төзелгәч, “Чын исламда булырга тиешбез, суфыйчылык ул ярымфольклор, ярымхалыкчан” дип пропагандалап, суфыйчылыкның позициясе кими башлаган. Суфыйлар бит лидер булганнар, алар хөкүмәткә буйсынмаганнар. Хөкүмәт үз позициясен алга сөргән, янәсе, “Татар иптәшләр, Коръән бастырыгыз, мәчетләр салыгыз, мәдрәсә ачыгыз, имамнарны солдатка да алмыйбыз. Тик имамнар Россия империясенең законнары буенча имтихан тапшырырга тиеш. Имам рус телен белсен, патшага ант итсен! Без муллага хезмәт хакы да түлибез”, - дигәннәр. Татарлар башта “Сатылмыйбыз”, дип шаулашканнар. Икенчеләре: “Акча бит!” - дигән. Акча җиңгән. Муллалар имтихан бирергә киткәннәр, шулай итеп указлы муллалар барлыкка килгән. Җәмгыять ике лагерьга бүленгән. Бер өлеше искечә яшибез дигән. Алар - кадимчеләр. Яңача яшәүчеләре - җәдитчеләр. Сәяси, икътисадый реформалар башланган. Минем өчен бу чордагы мәдәни үзгәрешләр әһәмияткә ия”, - ди галим. Ул европалашу башлануын, мисал итеп, татар байларының рус коллегалары белән аралашып, алардан күреп кызларын фортепианога өйрәтүләрен искә ала. “Яңалык җиңгән. Тукай дәвере! Ул читектән йөрмәгән, штиблет кигән, чикмәнен костюмга алыштырган. Сыра да эчә алган. Тукай күренекле ишаннарга карата “башы тулы катык” дип язарга җөрьәт итә алган. Бу инде безнең заман. Яшьләр иске мәдәнияткә искергән мәдәният дип караганнар. Кадимчеләр, әйтик, гармунга каршы чыкканнар, ә хәзер ислам музыкага каршы диләр. Ислам музыкага каршы түгел, муллалар гына яңалыкка каршы булган, - дип ассызыклый Геннадий Михайлович. Ул лекциядә: “Җәмгыятьтә каршылык һәрвакыт булган. Кадиме дә, җәдиде дә безнеке. Традицияләрне югалтырга түгел, кулланырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады.
Рузилә Мөхәммәтова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев