Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай көне алдыннан татар әдәбиятын сөючеләр (#әдәбимарафон'чылар) Казанда җыела

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

1 - 21 апрель көннәрендә Интернет челтәре гөрләп торды! Бу көннәрдә #әдәбимарафон проекты кысаларында 100 гә якын кеше үзләренең ВКонтакте һәм Инстаграм аккаунтларында, татар китапларын укып, алардан иң матур өзекләрне урнаштыра бардылар. Интернетта инде 6000 гә якын #әдәбимарафон хэштегы урын алды, ВКонтактеда гына да аларның саны тиздән бишенче меңне тутырачак.

Китап укучылар саны күп булу сәбәпле, алар укыган китапларның саны да бу юлы 600 гә кадәр җитте. Күп кенә китап авторлары үзләренең китаплары укылганын Интернет челтәренә кереп әлеге хэштеглар буенча күрә ала башладылар. Авторлар китабым укылмый дип зар елаган вакытта, китапханәләрдә аларның китапларына чират торалар иде...

Кызык, әмма бу чыннан да шулай булып чыкты. Китапны кулыңа алып укып карамасаң, аның никадәр яхшы китап икәнен белеп тә, үзең өчен белем-тәҗрибә туплап та булмый шул.

Марафонда катнашу өчен махсус урында алдан "+" куясын гына белмичә, үзләре генә качып татар китапларын укучыларны да, катнашырга теләк белдереп китап укырга иренгән кешеләрне дә санасак, катнашучылар саны 112 генә түгел, күбрәктер дә. Һәркем дә үзендә яхшы гадәт тәрбияли алмый шул. Кемдер "дүшәмбедән башлыйм" дип сүз бирә дә, бу сүзендә тора алмый. Ә кемдер үз-үзенә сүз бирә дә, әйткән сүзендә нык торып, уңышка ирешә!

Бу марафонда уңышка ирешүчеләр - марафонны башыннан ахырына кадәр үтүчеләр - барлыгы 81 кеше булды! Алар:

1 Айгөл Таҗиева 2 Айгөл Талипова 3 Айзилә Низамиева 4 Айсылу Галиева 5 Алия Нуртдинова 6 Алия Садриева 7 Алсинә Шарафеева 8 Алсу Рафикова 9 Алсу Садикова 10 Алсу Фазлыева 11 Альбина Вәлиева 12 Венера Зыятдинова 13 Венера Сәмәрханова 14 Гөлинә Гимранова 15 Гөлия Гиниатуллина 16 Гөлия Замалеева 17 Гөлназ Гәрәева 18 Гөлназ Шагалиева 19 Гөлнар Галимова 20 Гөлнара Гатауллина 21 Гөлнара Ислямова 22 Гөлшат Ситдикова 23 Гөлшат Хәйруллина 24 Гөлшат Гатиятова 25 Гүзәл Гайниева 26 Гүзәл Галләмова 27 Гүзәл Гиниятова-Рахманова 28 Гүзәл Хәмидуллина 29 Әдилә Мәрдәнова 30 Әлфинур Зарипова 31 Әлфинур Мөбәракшина 32 Әлфия Газизова 33 Зөбәрҗәт Хәйбуллина 34 Зөлфирә Сираҗиева 35 Йолдыз Әхмәдиева 36 Кәүсәрия Гаянова 37 Ландыш Шәйдуллина 38 Ландыш Шәмсетдинова 39 Ләвисә Фәттәхова 40 Ләйлә Мирзаһитова 41 Ләйсән Надыршина 42 Лилия Габидуллина 43 Лилия Гарифуллина 44 Лилия Хәмидуллина 45 Лилия Хисмәтуллина 46 Люция Аблеева 47 Люция Габдуллина 48 Миләүшә Хәсәнова 49 Наилә Ситдикова 50 Наилә Шәрифуллина 51 Нәзирә Алексеева 52 Нәфисә Антонова 53 Нурия Ахмадиева 54 Нурфия Халикова 55 Ольга Афонова 56 Раил Гатауллин 57 Рамилә Биктимирова 58 Рамилә Гыйләҗиева 59 Рамилә Ибраһимова 60 Рамилә Хәкимова 61 Рания Гиниятуллина 62 Резеда Шәйхаттарова 63 Рәзилә Мөхәммәтрәхимова 64 Рәзинә Сәйфетдинова 65 Рәйнә Хәбибуллина 66 Рәмзинә Гайнуллина 67 Рәмзия Мусина 68 Розалия Кильметова 69 Сәвия Тимершина 70 Сиринә Насыйрова 71 Фәһимә Гыйльманова 72 Фәрит Вафин 73 Фәхирә Нәбиуллина 74 Флера Габдуллина 75 Чулпан Галиева 76 Эльвина Рахимова 77 Эльмира Равилова 78 Эльмира Сабирова 79 Энҗе Әхмәдиева 80 Энҗе Заппарова 81 Энҗе Сабирҗанова 82 Энҗе Садриева

Татар әдәбиятын популярлаштыруда зур өлеш керткән әлеге марафончыларның барысын да Габдулла Тукайның туган көне алдыннан - 25 нче апрель көнне 13:00 сәгатьтә Казан шәһәренә - бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

Чара элеккеге матбугат йортында - хәзерге "Ногай" кунакханәсендә (Бауман урамы, 19) урнашкан зиннәтле Тукай залында үтәчәк!

Тантанада язучылар, шагыйрьләр, китап авторлары, телевидение һәм газета-журналларның хезмәткәрләре чакырулы.

Барлык җиңүчеләрне бәйгене оештыручылары - Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды - исеменнән татарның элита китап укучыларын тагын бер кат тәбрик итәбез, күрешүебезне көтеп калабыз!

PS. Залга керер алдыннан 1 катта урнашкан Татарстан нәшрияты кибетеннән флаер алырга кирәк!


belem.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев