Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснине искә алу кичәсе узды

Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең тууына 110 ел булу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада язучылар, театр артистлары, язучының якташлары катнашты. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни “Фатих Хөсни - классик язучы, зур һәм кабатланмас шәхес. Без 1960 елдан башлап аралаштык. Аның кебек язучылар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр. Күңелемдә бу шәхескә карата ихтирам һәм соклану хисе генә. Ул гомер буе үзенең талантына, иманына тугры калды. Үзенең дәрәҗәсен белгән, белемле, укымышлы кеше иде. Кызганыч, бу язучы турында аз өйрәнәбез, беләбез”, - дип искә алу чарасын Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин башлап җибәрде. Искә алу кичәсе шагыйрьләрнең шигъри эстафетасы һәм театр артистлары башкаруында Фатих Хөсни сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни Камал театры артистлары Хәлим Җәлалов, Алмаз Сабирҗанов, Гөлчәчәк Гәйфетдинова “Йөзек кашы” спектаклен сәхнәләштерделәр. Кәрим Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов “Җәяүле кеше сукмагы” әсәреннән өзек укыды. Чарада катнашучылар Фатих Хөсни белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, аның иҗатына зур бәя бирделәр. Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Камал театры артисты Равил Шәрәфиев сүзләренчә, Фатих Хөсни – милләт горурлыгы, татарларның асыл заты, әдәбиятыбызның йөзек кашы. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни Фатих Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Россиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: 1927-1930 еллар арасында Казанда чыккан “Безнең юл” журналы, “Авыл яшьләре”, “Яңалиф”, “Атака” журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очерклар, репортажлар бастыра, “Луиза”, “Машиналар арасында мәхәббәт” дигән поэмаларын, “Көрәш кызы”, “Усаллар” исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул Көньяк фронтында татар телендә чыга торган “Сталин байрагы” исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакяр батырлыклары теге яки бу формада әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында “Йөзек кашы” исемле повесте (1942) аеруча игътибарга лаеклы. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни 1936 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — “Җәй башы” (1950), “Авыл өстендә йолдызлар” (1953), “Җәяүле кеше сукмагы” (1957), “Утызынчы ел” (1962), “Гыйльмениса һәм анын күршеләре” (1968), “Мәйдан” (1970), “Алтын эзләүчеләр” (1973) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен язучы 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Литературно-музыкальный вечер, посвященный 110-летию со дня рождения Фатиха Хусни Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була.
Татар-информ
Фото: Расих Фәсхетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев