Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында язучы Госман Гомәргә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Язучы Госман Гомәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхес. Ул татар вакытлы матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен  багышлый. Заманында Республика журналистлар берлеген оештыруны башлап йөри, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачып җибәрүдәге тырышлыкларын да әйтми мөмкин түгел. Рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә дәһшәтле Сталинград сугышында аяусыз батырлык  күрсәткән милләт балалары язмышы сүрәтләнә. Укучыларны “Шаһмиран”, “Юлбарыс тырнагы”, “Мөһер” һәм башка повесть, бәяннары белән сөендерә. Ә иҗатының таҗы – “Даһилар мөнбәре” җыентыгы. Быелның  9  нчы апрелендә кичке сәгать 5 тә (17.00) Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Шәрәфле аксакал” медале иясе Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелә. Язучыны тәбрик итәргә якташлары, фикердәшләре, иҗатташлары киләчәк. Җырчылар фикерләрен татар моңы аша җиткерергә уйлый. Кичәне танылган язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин алып бара. Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!  

Флюра Абдуллина


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев