Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында язучы Габдрахман Әбсәләмовны искә алу кичәсе узачак

Бүген Татарстан Язучылар берелгенең Тукай клубында Язучы, Г. Тукай ис. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әбсәләмовның тууына 105 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелә. Кичә язучының иң популяр әсәрләренең берсе булган “Ак чәчәкләр” романына ишарәләп, “Ак чәчәкләр яктысы” дип атала. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда Миләүшә Айтуганова продюсерлыгында “Ак чәчәкләр” романы буенча телесериал төшерелгән иде. Ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Сериалның режиссеры - Ренат Әюпов. Төп геройлар — Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкарды. Кичә 17.00дә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев