Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында татар әдәбияты классигы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

2018 елның 19 февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбияты классигы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә Г. Камал театры артистлары Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Алмаз Сабирҗанов, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Фәнис Кәлимуллин,  танылган язучылар Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Рифат Сверигин, Рабит Батулла, Нәҗибә Сафина, җырчылар Айдар Габдинов, Айгөл Гардисламова, нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева һәм юбилярның якташлары катнаша. Алып бара – Луара Шакирҗанова. Концертмейстер – Мөнирә Хәбибуллина. Сценарий авторы – Рәмис Аймәт. Әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Фатих Хөснинең юбилей кичәсендә әдипнең радио фондларында сакланучы  үз укуындагы язмаларын, шулай ук замандашларының аның хакындагы истәлекләрен дә ишетә алырсыз.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев