Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

2018 елның 21 февралендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Программада: 1. Казан театр училищесы студентларының «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән программасы (татар шагыйрьләренең туган телгә багышланган шигырьләренннән төзелгән композиция); 2. Танылган шагыйрьләр белән очрашу; 3. Мәктәп укучылары чыгышы; 4. Автограф-сессия.​ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев