Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

14 май көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган "Очрашырбыз әле җырларда..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов,  Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гыйльфанов, Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге “Гармония” вокаль ансамбле, язучылар Данил Салихов, Таһир Шәмсуаров һ.б. катнаша. Кичәне Гөлназ Вәгыйзова алып бара. Шигърият һәм җыр бәйрәменә рәхим итегез!
Татарстан язучылар берлеге
Төп фото: samsud.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев