Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай клубы"нда шагыйрә Сания Әхмәтҗановага багышланган иҗат кичәсе үтте (ФОТО)

Татарстан Язучылар союзында эшләп килүче "Тукай клубы"нда танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте. Шагыйрәнең иҗатын барлау һәм зурлау ниятеннән оештырылган бу чарага татар язучылары, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятеннән, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелегеннән вәкилләр килгән иде. Сания Әхмәтҗанованы котларга дип сәхнәгә чыккач, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов иң беренче сүз итеп шагыйрәнең Арча төбәгеннән булуына ишарә ясады: "Минем урында Гариф Ахунов булса, ул шатлыгыннан нишләргә дә белмәс иде. Гариф Ахунов Арчадан чыккан иҗатчыларны һәрвакыт санап, зурлап, "Безнекеләр, арчалылар!" дип мактанырга ярата иде. Казан ханлыгын алып, Явыз Иван халкыбызны кырып-суеп дигәндәй, җир өстеннән югалтырга тырышкан көннәрдә безнең ханнарыбыз гомерләрен саклау өчен чит җирләргә китеп барганнар. Аларның күбесе, билгеле, ерак китмичә, шушы Арча төбәгендә яшәп калганнардыр. Миндә шундый уй-фикерләр яши. Ни өчен дигәндә, мондый затлы кешеләр шул кадәрле ул яктан чыкмас иде", - диде ул. "Сания Әхмәтҗанова дистәләгән китаплар авторы түгел. Хикмәт күп китап чыгуда гына түгел бит. Аның һәрбер язган әйбере зиннәтле, матур, үзе кебек чибәр, халыкның күңеленә барып керә торган.  Аның иҗатында мәхәббәт темасы да, халыкны тәрбияләү, илебезгә, халыкка булган мәхәббәт ачык ярылып ята. Аның җырлары, халыкның күңеленә кереп, эз калдыра",  - дип бәяләде шагыйрәнең иҗатын Татарстан язучылар берлеге рәисе. Сания Әхмәтҗанованы шулай ук "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков та котлады (Сания Әхмәтҗанова әлеге гаммәви мәгълүмат чарасында редактор вазифасында хезмәт куя). "Талантлы кеше ул бар яктан да талантлы була. Без сезне үзебез яшь чактагы җырлар авторы буларак та, шагыйрә буларак та беләбез. Һәм безнең өчен аеруча шатлыклы әйбер – сезнең журналист таланты. Бүгенге көндә зур проблема – татар телендә камил итеп сөйли белүче кешене табу. Иң зур проблема – татар телендә яза белүчене табу. Өченче иң зур проблема – яза һәм сөйли белгән кешене төзәтә белүчене табу", - диде Шамил Садыйков, Сания Әхмәтҗанованың күпкырлы профессионал икәнлегенә ишарәләп. "Сез безнең матбугат чарасында уңышлы эшләп киләсез, алга таба да татар халкы өчен, татар мәгълүмат чарасында бергә эшләргә насыйп булсын", - дигән теләк җиткерде ул. Шамил Садыйков "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин исеменнән шагыйрәгә Рәхмәт хаты тапшырды. Шагыйрәне котлаулар аның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нурлы Сания Әхмәтҗанованың "Татар кызлары" циклыннан "Нурсолтан" шигырен сөйләде. "Тукай клубы" традициясе буенча, олпат иҗатчының әсәрләрен яшь татар шагыйрьләре укыды - Рифат Сәләх, Луиза Янсуар, Фәнил Гыйләҗев. Татарстанның халык артистлары Асаф Вәлиев, Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, эстрада җырчылары Сәгыйть Гыйбашев, Алинә Сафиуллина, Эмиль Гыйззәтуллин шагыйрә иҗат иткән җырларны башкарды. Иҗат кичәсен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев