Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Түбән Кама шәһәренең З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗатына багышланган “Без – Тукайлы халык мәңгегә...” дип исемләнгән шәһәркүләм чара уздырылды. Методик берләшмәдә тәрбиячеләр, татар теле белгечләре тәҗрибә уртаклашудан тыш, квест уеннар, викториналар, шөгыльдән өзекләр күрсәттеләр, “Гомер юлына керүчеләргә...” дип исемләнгән мюзиклда катнаштылар. Ә, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән, Тукай иҗатына нигезләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынаштылар. Габдулла Тукай иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, аңа карата гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да бәйгедә катнашырга теләк белдергән балалар биремнәрне яратып, теләп башкардылар. “Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, икенче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмадылар, әкияти персонажларны “җанландырып”, алар әлеге геройларны ни өчен сайлаулары, кайсы әсәрдән булуы, хәттә тәрбияви әһәмиятен дә әйтеп бирделәр. “Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән өченче бирем аша зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б. балалар бакчасы программасына кертелгән әсәрләре аша нәни варисларның игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен хәттә җавапларның да экраннан күрсәтелүе сабыйларга гына түгел тамашачыларга да кызыклы иде. “Тукай иҗатында – табигать” дигән дүртенче бирем өй эше итеп бирелүе дә бик әһәмиятле иде. Балаларның әти-әниләре белән берлектә ясалган рәсемнәре, кул эшләре Тукай иҗатын чагылдырган “табигать матурлыклары” күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде... Замана таләпләренә яраклаштырылган Кәҗә белән Сарык, игътибар үзәгендә булдылар, алдагы көнне планшетка юлыгып, дус-иптәшләрен шуннан карасалар, бәйге барышында балалар янына кунакка килделәр, ял минутында балаларны уйнаттылар, сорауларга җавап биргәндә исә аларны үсендереп, уйларга, фикер йөртергә булыштылар, ягъни алып баручының ярдәмчесенә әверелделәр. Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. 2018 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Бертавыштан шушы күркәм бәйгене киләчәктә республика күләмендә уздырырга кирәклеге турында тәкъдим керттеләр. Тукайның педагогик карашлары тулысы белән бүгенге педагогика таләпләренә туры килүе, без – педагоглар өчен аеруча әһәмиятле тәрбия чыганагы. “Без – Тукай варислары” проекты авторы - Мирхазова Нурзия Рашит кызы.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев