Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай энциклопедиясен әзерләгәндә чуаш һәм мари галимнәре дә актив катнашкан

Ә менә Башкортстан һәм Казахстанныкылар читтә калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә профессор, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев белдерде. Исегезгә төшерәбез, 7 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясендә Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү чарасы узачак. Әлеге проектта Татарстан галимнәре генә түгел, ә чит ил һәм чит өлкәләрдә эшләүче, Тукай иҗатын өйрәнүче әдәбиятчылар да катнашты. "Тукай энциклопедиясен әзерләгәндә, безнең институт Башкортстан һәм Казахстан галимнәренә катнашырга өндәп мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин алар нигәдер активлык күрсәтергә ашыкмады. Төркия, мари, чуаш галимнәре үз телләрендә мәкаләләр язды. Без аларны китапка тәрҗемә кылып урнаштырдык. Әзербайҗаннарга да рәхмәтем зур, алар белән дә хат алышып, хәбәрләшеп тордык. Ярый әле интернет бар. Аларның да Тукайга нисбәтле мәкаләләре керде", - ди Зөфәр әфәнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев