Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тукай энциклопедиясен эшләгәндә галимнәр яңа фактларга тап булган

Алар хакында кичә сүз Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссия барышында булды. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев әле күптән түгел басылып чыккан Тукай энциклопедиясенең Тукайны өйрәнү фәненең дәрәҗәсен шактый тулы чагылдыруын билгеләп узды. “Бу эш шактый озак барды, 20 еллап. Былтыр Тукайның 130 еллыгына эшләнеп бетте һәм хәзерге вакытта басылып чыкты”, – диде. Ул энциклопедиягә Тукайның 780 ләп әсәре кертелгәнен, әсәрләргә анализ бирелгәнен әйтте. “Галимнәр фәннең үсеш дәрәҗәсеннән, бүгенге карашлардан чыгып анализ ясады”, – диде ул. Зөфәр Рәмиев энциклопедиягә 2360 мәкалә кертелгәнен хәбәр итте. “Һәр мәкаләне язар алдыннан, авторлар Тукайның иҗатын, истәлекләрен өйрәнделәр, архивларда булдылар, яңа фактлар да ачыкланды. Мәсәлән, Шәрифә карчыкны Тукай үзенчә сурәтли. Архивта тикшерү нәтиҗәсендә, Шәрифә карчыкның исеме Мөхәммәди кызы Шәрифҗамал булуы, аның 1895 елда үлүе кебек фактлар ачыкланды. Аннары гомер буе “Исемдә калганнар”да Зиннәтуллага ияреп килгән 6 балалы тол хатын дип яздылар. Тикшерү нәтиҗәсендә бу Зиннәтулланың үз балалары булуы ачылды. “Алты бала күгәрчен” дип Тукайның чит күрүе дөрес түгел. Менә шундыйрак яңалыклар күп булды. Әсәрләрнең кайда, кайчан язылуы турында да яңа нечкәлекләр очрады. Тукайны музыкада, рәсем сәнгатендә, театрда чагылдыруда да яңалыклар булды”, – дип сөйләде Зөфәр Рәмиев. Тукайны ничек кабул итү мәсьәләсендә үз фикерен белдереп, ул шагыйрь-язучыларны һәр чор үзенчә кабул итүен әйтте. “Тукай үлгән елларда аның замандашлары бертөрле кабул иткән, шул ук вакытта аны бөек зур шагыйрь итеп күргәннәр. 20 нче елларда икенче төрлерәк, 50 нче елларда вак буржуаз, сыйнфый көрәшне чагылдырмый дип әйтүләр бар, 50 нче елларда “җепшеклек” елларында тагын башкача кабул ителде. Совет режимы вакытында без, билгеле, Тукайны шул вакыттагы идеологиягә туры китереп кабул итәргә тырыштык. Бүген андый идеологик басым юк, шуңа күрә Тукайны ничек бар, шулай кабул итәргә тиешбез”, – диде Зөфәр Рәмиев. Тукайның шигъриятендә “үзе” булуы күңеленә якын булуын билгеләп узды. “Тукай – ядкярләрдә” фәнни басмасы авторларының берсе Рамил Исламов 2 томлыкка 670 берәмлек материал тупланганын, шуның 599ы гарәп һәм латин графикасында беренче тапкыр фәнни кулланышка кертелгәнен әйтте. “Тукайның моңа кадәр билгеле булмаган шактый яклары, аның даирәләре ачыла. Мәсәлән, Тукай Троицкига кымыз белән дәваланырга барганда, аны Уфадан Габделбарый Баттал озата, ул Чиләбедәге бер байга каршы алырга телеграмма суга. Без ул Заһир Галиевның бүгенге Биектау районы Наласа авылыннан чыкканын, туган-үлгән елларын ачыкладык”, – диде. Рамил Исламов әйтүенчә, истәлекләрне өч төргә бүлергә мөмкин. “1917 елга кадәр объективлык ярылып ята, аннары 60 нчы еллар килә, аннан инде соңгы дәверләр. Без укучы үзе укып, бәя бирсен өчен, берсен дә, иләк аша үткәреп, төшереп калдырмадык. Каршылыклы фактлар да бар, истәлекләрне язып алганда, Тукайны мин яхшырак беләм дип әйтүчеләр дә булган. Аннары елларны буташтырган очраклар да килеп чыкты. Астөшермәләрдә, башка чыганакларны да күрсәтеп, төзәтеп бардык”, – дип белдерде ул. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов Тукай энциклопедиясе һәр мәктәптә, китапханәдә булырга тиеш, дип саный. “Аларны кайда табарга була? Кем кайгыртырга тиеш бу мәсьәләләрне? Мин, автор буларак, үзем көчкә эзләп таптым”, – диде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев