Тукай энциклопедиясе киләчәктә рус һәм башка телләрдә дә дөнья күрәчәк

Татар телендә дөнья күргән Тукай энциклопедиясе киләчәктә рус һәм башка телләрдә дә эшләнәчәк, шулай ук аның интернет вариатын да башкарып чыгарга ниялиләр. Бу хакта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерде. «Бүген зур чара. Тукай 130 еллыгына багышланган проектларның дәвамы буларак кабул ителә. Бу татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия. Йөз елдан артык тарихы булган Тукайны өйрәнү фәненең ниндидер рәвештә нокталы, өтер куелуы, ниндидер нәтиҗә ясау кебек кабул ителә. Алга таба да әлеге хезмәтнең дәвамы булачак. Электрон вариантта да формлашыр, рус, инглиз теллләрендә дә дөнья күрер. Ә менә бүген тәкъдим ителә торганы Тукайны өйрәнүче яңа буын вәкилләренә дә бер этәргеч булыр. Җәмәгатьчелеккә Тукай турындагы барлык мәгълүматны кертергә тырыштык. Юнәлешләре төрле-төрле», - диде филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин. Мәшһүр шагыйрь иҗатын киңкырлы яктырту, аңа кагылышлы материалларны бергә туплап, җәмәгатьчелек игтибарына җиткерү максатында энциклопедия төзү — татар галимнәренең күптәнге хыялы иде. Проект киң катлау укучыларга, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт. 864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барсы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә китерелә. Энциклопедияне тәкъдим итү тантанасында Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Галим Җайлыбай да чыгыш ясады. «Тукайга багышланган шундый зур хезмәт дөньяга чыгу, сезнең өчен генә түгел, безнең халык өчен дә шатлык һәм мәртәбә. Казахстан язучылары Тукайны үз остазы итеп күрә. Татар халкы турында да без мәгълүматны Тукай аша алабыз. Аның әсәрләре бездә яратып кабул ителә. Тукай феномены еллар узган саен кыйммәтләнә генә», - диде Казахстаннан килгән кунак. Кабарда-Балкар республикасының Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Беппаев Моталлин исә, үз туган Тукайның «Туган тел» шигырен укыды. Саха(Якутия) республикасының Язучылар берлеге рәисе Иван Мигалкин татарларга соклануын белдерде. Татарстан Фәннәр академиясендә булып узган тантаналы чарада фәннәр академиясенең президенты Мәгъзүм Сәләхов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин, энциклопедия эшче төркем әгъзалары, язучылар, галимнәр һәм тугандаш республикадан да язучылар катнашты. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: