Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай бүләге әдәбият өлкәсендә иң уңышлы әсәрләргә генә бирелергә тиеш" - Тәлгат Галиуллин

Тукай премиясен язучыларга гына бирергә кирәк, дигән фикерен җиткерде «Татар-информ»га әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Галиуллин. Быелгы кандидатлар саны күплеге белән аерылып тора. Язучылар, рәссамнар, архитекторлар, галимнәр, сәнгать белгече, җырчы, дин эшлеклесе дә бар. Тукай исемен йөрткән дәүләт бүләге мәдәният әһелләре арасында иң дәрәҗәлесе, шуңа күрә дә әлеге премиягә нисбәтле фикерләр төрле аудитория өчен дә кызыклы яңгыраш ала. «Театр артистларына театраль бүләк, Т.Миңнуллин, Бакый Урманче һәм башка исемдәге премияләр бар бит. Минем фикеремчә, Тукай бүләге бары тик, әдәбият өлкәсендә иң уңышлы әсәрләргә генә бирелергә тиеш, – ди Тәлгат Галиуллин. – Кандидатларны да Язучылар берлеге генә тәкъдим итәргә тиеш. Хәзер бит Тукай бүләгенә нинди оешмалардан гына тәкъдимнәр юк?! Быел да Язучылар берлегеннән яшерен тавыш буенча шактыйлар уза алмады. Ә аннары алар Казан федераль университет, Татарстан китап нәшрияты, Журналистлар берлеге һәм башка оешмалардан тәкъдим ителде. Монда әдәбиятка урын да калмаган шикелле...» Һәр яз саен Тукай бүләген тапшыру уңаеннан бөек шагыйрьнең туган көнен каршылаганда шау-шу кубып ала, бу инде гадәти күренеш. Әдәбиятчыларыбыз арасында да җанлану башланып китә... «Исемлеккә кертелгән галимнәрне хөрмәт итәм, ләкин алар үзләренең хезмәтләре белән түгел. Алар Тукай турындагы истәлекләрне җыйганнар, туплаганнар, II том итеп чыгарганнар. Шуны премиягә тәкъдим иткәннәр. Заманында Фатыйх Сибгатуллин тарихка багышланган хезмәтләрен тәкъдим иткән шикелле. Бер скульптор әсәре өчен дә дәгъвалаучылар бар... Кыскача әйткәндә, демократия шуңарга китергән дә инде. Теләсә нинди оешма тәкъдим итә алгач, шулай килеп чыга. Бу әлбәттә коммиссия эшчәнлегенә авырлык тудырачак, дип уйлыйм мин».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев