Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гүзәл бүләк" - Индус Таһиров

Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров Татарстан галимнәре тарафыннан әзерләнгән Тукай энциклопедиясенә югары бәя бирде. Тукайны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин хәл түгел, диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан фәннәр академиясендә Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү булды. «Тукай безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гүзәл бүләк. Андый бүләк йөз елга бер генә булырга мөмкин. Тукай иксез-чиксез дәрья, бер китапка гына сыеп бетә торган түгел ул. Энциклопедия галимнәр тарафыннан тырышып эшләнгән. Әлеге хезмәт Татарстан фәне дәрәҗәсен күрсәтә. Тукайның төп башкарган хезмәтләрен күрсәтә алганнар, ләкин аны өйрәнеп бетерү һич кенә дә мөмкин түгел», - диде энциклопедия чыгу уңаеннан  Индус Таһиров. Исегезгә төшерәбез, энциклопедиядә Тукайны өйрәнүгә үз өлешен керткән татар галимнәренең эшчәнлеге дә күрсәтелгән. Әдип тормышы һәм иҗатына кагылышлы китап-монографияләр, диссертацион хезмәтләр язган, иҗатын барлауга өлеш керткән, мәкаләләрендә Тукай турында аеруча мөһим һәм кызыклы фикерләре белән чыгыш ясаган әдәбият галимнәренә, текстологларга, иҗтимагый фәннәр эшлеклеләренә урын бирелгән. Энциклопедиягә Тукай псевдонимнары турындагы мәкаләләр дә кертелгән. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев