Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Туган телне берәү дә үзе сайлап алмый, ул Аллаһтан бирелгән әманәт" - Айгөл Әхмәтгалиева

Телне, динне саклауга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шундый фикерләрен “Татар-информ” хәбәрчесенә язучы Айгөл Әхмәтгалиева җиткерде. “Туган телне берәү дә үзе сайлап алмый, ул Аллаһтан бирелгән әманәт, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Әгәр, иң беренче чиратта, һәр ата-ана шуны үзе аңласа һәм баласына төшендерә алса, бернинди проблема тумас иде. Үз әти-әнисенә, "мама" дип дәшкән татар баласы, шуны рөхсәт иткән ата-анада милләт гаме дигән төшенчә булырмы? Мин үзем юлларда күп йөргәч, юлдашларым белән әңгәмә корып барырга яратам. Бервакыт яшь кенә таксист вата-жимерә минем белән русча сөйләшә. Мин татарча җавап кайтаргач, үзе дә туган теленә күчте. Тамыры - авылдан, Чаллыда укыган, өйләнгән. "Улым белән өйдә русча сөйләшәбез шул, садикка йөри башлагач, татарчаны онытты бит", ди. “Оныттырырга тырышучылар куп булыр, ә син, ир-егет һәм әти кеше була торып, шуңа юл куясынмы, синең баланның язмышына да, теленә дә башкалар хуҗа булуга үзең ук булышлык күрсәтәсеңме”, дим. Шул темага ярты юл сөйләшеп бардык. "Апа, беләсезме, моңа кадәр минем бер тапкыр да бу турыда уйлаганым юк иде", - диде ул кузе ачылгандай сөенеп. Мин исә аның өчен сөендем. Дәүләткүләм дәрәҗәдә күтәрелгән проблемаларны татар халкы узенең аксакал акылына таянып хәл итә ала: балаңны үз телен, уз моңын, уз тарихын белә һәм хөрмәт итә торган итеп тәрбиялә. Мин пессимист түгел, гасырлар буе үзен саклап килгән милләтебез бүген килеп тез чүгәр, сынып төшәр дип уйламыйм. Шулай да әнә шул " мама" дип дәшкән татар балаларын күргән саен, шомланып куясың: ул каян килеп татарча китап укысын? Милләткә барган һөҗүмнән бихәбәр булган яки, киресенчә, шул һөҗүмгә теләктәшлек күрсәткән ата-анасы аның кулына татарча китап тоттырыр дип уйламыйм. Шулай да телебезне, динне саклауга һәркем үзеннән нибары бер тамчы гына өлеш кертсә дә, тамчыдан күл, кулдән диңгезләр барлыкка килә бит”.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев