Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Туган нигез җылысы" дип ис. бәйрәмдә татар эстрадасы артистлары катнашачак (программа)

12 августта Чүпрәле районының Татар Бизнәсендә “Туган нигез җылысы” дип исемләнгән авыл көне бәйрәме уздырыла. Ачылыш тантанасы 12 августка каралса да, бәйрәм 11 августа 12:00 сәгатьтә “Әрәпә җыю” күренешеннән башланып китә. “Әрәпә” вакытында сөлге, күчтәнәч җыю, җыр-бию һәм милли уеннар каралган. Шул ук вакытта “Безнең тамырлар” фестивале дә ачыла. 19:00 сәгатьтә “Кичке уен”, дискотека башлана. 12 август “Туган нигез җылысы” бәйрәменә программа: 9.00 - “Гыйлем бакчасы”на сәяхәт. 9.30 - Яңартылган клуб ачу. 10.30 - Бәйрәмнең рәсми өлешен башлау. “Безнең тамырлар” фестивален йомгаклау. 11.00 - Бәйрәм тамашасы. 11.30 - Милли уеннар, көрәш. 14.00 - Корбан ашы. 19.00 - Кичке уен, дискотека, салют. Бәйрәмгә Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Римма Никитина, Фәнүр Хәсәнов, Илназ Гарипов, Айсылу Вәлиуллина, Рамил Хаҗиморатов, Айгөл Хәернасова, Гөлчәчәк Кәлимуллина, Ильяс Көньяголов, Фирүзә Сибгатуллина, “Сәйдәш” бию ансамбле чакырулы. Авыл көненең махсус кунагы – Фирдүс Тямаев. Продюсер – Рөстәм Сәрвәров.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев