Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туган җир сагындыра...

Адәм баласы кайларга гына китеп, нинди генә муллыкта һәм иркен­лектә тормыш кичерсә дә, туган җирен сагынып яши. Бигрәк тә гүзәл табигатьле авыллар, бер чорда үскән, яшәгән кешеләр сагындыра.Шуңа да аеруча зур төзелешләр вакытында Казан, Чаллы, Түбән Кама шикелле шәһәрләргә күчеп киткәннәр туксанынчы елларда ук үзләре яшәгән җир­дә якташлык җәмгыятьләре төзи башлаганнар. Алар даими рәвештә кү­решүләр оештырып, анда рай­оннан, авыллардан да кунаклар чакыралар, йә булмаса җыелышып, үзләре туган төбәкләренә очрашуларга кай­талар. Спас якташлыгы җәм­гыя­те дә зур-зур, затлы автобусларга төялеп,  данлыклы Шәһ­ри Болгарга кайтып төш­те. Аларны районның үзәк мә­дәният сараенда халык бе­лән шыгрым тулы зал чәкчәк­ләр, икмәк-тоз белән каршы алды. Тантанада бер кыз баланың “Әссәламега­ләйкем” җы­рын башкарып сәламләве дә ямь өстенә ямь биреп, кунакларны әсәр­ләндерде. Район башлыгы Камил Нугаев шундый күркәм оч­рашуны оештыру эшләрен башлап йөргән якташлык җәмгыяте президенты, чыгышы буенча Иске Рәҗәп авылыннан булган Камил Сәгъ­дәтшинга рәхмәт белдереп, кунакларны район тормышы, аның икътисадый хәле белән таныштырып үтте. Соңыннан очрашуга кайт­кан кунаклар туган як­ларының ямьле табигатен тасвирлап, хәзерге вакытта район үзәгендә һәм авыл җирләрендә яшәгән халык­ның тормышын, эшен-шө­гылен чагылдырган эчтә­лек­ле фильм карап хис­ләнделәр. Җыр-биюләргә бай концерт өлешендә исә Татарстанның халык артис­ты Миңгол Га­лиевнең дә катнашуы кунакларга бик ошады, билгеле. Гомумән, очрашуның тантаналы өле­шеннән кунаклар бик канә­гать калды. Ә мин болгар­лы­лар­ның күренекле якташлары белән әңгәмә корып алу җаен эзләдем. Шундый затлы кунакларның берсе – Александр Иванович Тру­сов­ның тормыш юлы, мәсә­лән, аерым игътибарга лаек. Ул да үзенең Пичкас авылында туып үсү елларын, республиканың күренекле педагогы, СССР халык укытучысы дәрәҗәсенә җиткән Әҗ­мәр урта мәктәбе директоры Әнәс ага кулы астында тәрбияләнү чорын олы рәхмәт хисе белән сагынып искә ала. 41 ел гомерен Казанның “Органик синтез” заводында эшләп үткәргән Александр Иванович озак вакытлар генераль директор урынбасары вазыйфаларын башкара. “Авылларны газлаштыру елларында Башкортстаннан ук килеп, полиэтилен торбалар юнә­теп йөрүчеләр арасында ни­гә минем якташлар да юк икән дип эчем поша иде. Ниһаять, Камил Нугаев район башлыгы булып алгач, газ кертү эшләре җайланып китте”, – дип сөйли ул. Якташлык җәмгыяте җи­тәкчесе Камил Сәгъдәтшин­ның читтә яшәгән спаслылар исемлеген эченә алган дәф­тәрендә күренекле затлар аз түгел, билгеле. Хәтта Казан вертолетлар төзү заводы директоры да тамырлары буенча Спас райо­нының Никольск авылыннан икән. Хокук саклау органнарында эш­ләп чыкканнар һәм хәзер­ге вакытта анда югары дәрә­җәләрдә эш­ләүчеләр дә бар. Очрашуның тантаналы өле­шеннән соң кунаклар бөтен дөньяга билгеле Бөек Болгар тыюлыгын манзара кылырга кузгалды. Татар­­с­та­ныбызның горурлыгы бул­ган Болгарны үз күзләрең белән күрү – зур мәртәбә ул. Соңгы 7-8 ел эчендә аның биниһая күркәм рәвешкә китерелеп төзекләндерелүе дә сөендерә. Сүз дә юк, “Юнес­ко” канаты астына кертелү – зур дәрәҗә. Шуңа күрә дә аны карарга килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел гына да анда 469 мең кеше булып киткән. Әле ел азагына кадәр тагын 50 меңләп килер дип көтәләр. Бер ел эчендә тө­зе­леп өлгергән искиткеч күр­кәм Ислам академиясе бинасын ачарга Төркия, гарәп, Урта Азия илләреннән дә олы кунаклар килгән иде. Очрашуга кайткан болгарлылар биредәге илаһи гү­зәллекне аерым бер горурлык, канә­гатьләнү хис­ләре белән карап йөрде. Якташлар очрашуы “Болгар” кафесында чәй өстәл­ләре янында гамьле әңгәмә алып бару шартларында тә­мамланды. Биредә К.Нугаев үзләренең туган районнарына төрле яклап ярдәм күр­сәткән якташларга рәхмәт белдереп, мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә чакырды. Дөресен әйтергә кирәк, Шәһри Болгарны тагын да үстерүгә, ямьлерәк итүгә инде хәзер республикабыз гына түгел, бөтен ил ярдәм итәр, Аллаһы боерса. Әмма районның яртысыннан артык халкы яшә­гән авылларга да ярдәм бик кирәк. Туган авылыннан читтә эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнгән якташларга үзләренең кече ватаннарында җитештерү нокталары ачып, авылдашларына акчалы эш урыннары тәкъ­дим итү дә бик мәгъкуль булыр иде. Болгар яклары бу яктан да үрнәк булсын иде.    
Шәһит Гатауллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев