Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туган җир дә кадерле, торган җир дә

Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәү­лә­ре күңелле хәл. Читтән кайту­чы­ларның күбесе безнең рес­публиканы үзенеке итеп, яра­тып яши. Питрәчтә яшәүче Диләрә һәм Илдар Даяновлар гаиләсе дә торган җирен бик ярата. “Татарстанга шулкадәр ияләштек. Моннан китүне күз алдына китермибез. Хәтта әнием дә, туганнарым да үзләре безгә күбрәк кунакка килә”, – ди ул. Диләрә мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыга. Бу вакытта аңа нибары 18 яшь була. Гаҗәпләнмәгез, әнисе 16 яшьтә үк гаилә корган була. “Бездә бит кызлар кияүгә иртә чыга. 19 яшемдә беренче балам – кызымны таптым”, – ди ул. Бер елдан уллары Марат туа. Менә шуннан соң бу гаилә Татарстанга күче­неп кайта. “Читтән бәхет эзләү­челәр күп инде ул. Без дә нәкъ шулай. Ирем Илдар белән тәвәккәл­ләдек тә Татарстанга юл тоттык. Баш­та иремнең әнисе Татарстанга кайтып киткән иде. Кунакка килеп йөргәндә үк, Пит­рәчне ошаттык. Сездә тормыш итү җиңелрәк. Без­дә мондагы мөм­кинлекләр юк. Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итеп тә торалар. Монда бала тапкан кешегә хөрмәт зур, – ди Диләрә. – Күченеп кайтуга ике­без­гә дә эш булды. Ирем хәтта үз бизнесын ачып җибәрде. Кайткач, тагын ике балабыз туды. Безнең балаларыбыз спортны яратып үсте. Шунлыктан Ралина белән Марат Тәтештә урнашкан кадет мәктә­бендә белем алдылар. Хәзер кызыбыз – Санкт-Петер­бург­та, Марат исә Питрәч техникумында укый. Икенче кызыбыз Даяна Казанда белем ала, кечесе Индира исә әлегә бакчага йөри”. Питрәчкә кайткач, аларга ике бүлмәле фатир биргәннәр. Күңел­ләре киң булгач, сыялар икән үз­лә­ре. “Зуррагын сорап караган идем, бишенче балаңны тап башта дип шаярттылар. Без каршы түгел. 39 яшь­тә генә бит әле мин. Дөнья хәлен белеп булмый. Туасы җан булса, бишәү дә булырлар. Әм­ма алар­ның һәркайсын мәр­хә­мәт­ле, кешелекле, ярдәмчел, җәм­гыятькә файдалы кешеләр итеп үс­­терергә иде. Шунысы мө­һим”, – ди ул. Даяновлар балаларына яхшы тәрбия бирә алган. “Әниләренә яр­дәм кирәк булса, кызлары хәзер килеп җитә. Ә уллары Марат балаларга уен мәйданчыгы ясарга кирәк булгач, бер көтү дусларын ияртеп, ялт итеп эшләп китте. Шулкадәр кешелекле, ярдәмчел булып үсәләр”, – ди Диләрә эш­лә­гән “Бәләкәч” бакчасы мөдире Елена Миронова. Диләрә, балаларны беркайчан да сүкмим, ди. “Үз-үзеңнең тоты­шы­ңа карап, алар кирәклесен үз­ләре ала. Ачу сакламыйча, дус-тату яшәр­гә тырышабыз. Балаларны аерым гына өйрәтеп утырган юк. Кешелекле булып үсәләр, өл­кән­нәрне хөрмәт итеп, кечеләрне кече итә беләләр. Ирем белән дә аң­лашып яшибез. Балалар тәр­бия­не күбрәк әти-әнидән ала бит”, – ди ул. Диләрә хезмәттәшләрен гел үзбәк ризыклары белән сыйлап тора икән. “Пәнҗешәмбе саен пылау пешерәбез. Дусларыма безнең ризык бик ошый. Аңа итне дә кызганмыйча салабыз, суганын, сарымсагын да жәлләмибез. Сарымсакны пылауга бөтен килеш кушабыз. Итнең дә иң тәмле җирен турыйбыз. Барбарис та тәмләндереп җибәрә. Менә шулай әзерләгәндә чын пылау була да инде. Самса пешерергә дә яратам. Балаларыбыз үзбәк традицияләрен белеп үсә, татарныкын да хөрмәт итеп яшибез. Нәүрүзне, мондагы Сабантуй бәйрәмен яратабыз”, – ди Диләрә. Җае чыкса, үзләре дә Үзбәк­станга бару ягын карый икән. “Туган җиремнән киткәнемә ун елдан артык булса да, анда баргач, кем генә кунакка чакырмый. Барысы да чәйгә дәшә. Әйтерсең, якын туганнары кайткан! Кызганыч, монда кеше берсе-берсе белән сирәк ара­лаша. Кайберәүләр үз туганы белән дә уртак тел таба алмый, күр­ше хәлен белүче дә сирәк. Тормыш алга бара, кеше белән кеше мө­нә­сәбәте дә югалмасын иде”, – ди ул.  
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев