Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Туган авылым" милли-мәдәни күңел ачу комплексында "Ябалак" уены узачак

20 апрельдә Казанда “Туган авылым” милли-мәдәни күңел ачу комплексында “Ябалак” интеллектуаль уены узачак. Бу хакта уенның социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Уенның максаты – татарның актив яшьләрен бер арага җыеп, кызыклы заманча кичәләр ясау. “Ябалак”та сораулар төрле өлкәдән, шул исәптән милләт тарихы, үзенчәлекле урыннар турында булачак. Катнашкан һәрбер кеше үзенә кызыклы сорауларга җавап таба ала. Уенны оештыручылар – татар актив яшьләре Ренат Миргаязов, Азат Миргаязов, Рүзәл Әхмәдиев, Илнур Кадыров, Алена Валькова.
“Ябалак” 4 турдан тора. Катнашучылар алдан сайланылган темага, шулай ук рәсемнәр  һәм җырлар буенча сорауларга җавап табарга тиеш булачак. Катнашу өчен команда җыю сорала (әгәр командаң юк икән, уенның социаль челтәрендәге төркемендә  “команда эзлим” дип язу калдырырга кирәк). Командада 4-8 кеше булырга мөмкин. Уен башлангач, алып баручы биремнәр укый, һәм иң күп балл җыйган команда җиңүче булып санала. Җиңүче команданы истәлекле һәм тәмле бүләкләр көтә.
Интелектуаль уенны Рүзәл Әхмәдиев һәм Ренат Миргаязов алып бара. Уен өченче тапкыр уздырыла. Алдагы уеннарда “Сәрләүхәсез” һәм “Сөембикә” командалары җиңү яулаган иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев