Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Туфан Миңнуллин - милләткә кагылышлы иң ялкынлы чыгышлар ясаган кеше" - Рафаил Хәкимов

"Һәр иҗтимагый хәрәкәтнең үз заманы бар. Ул замана узса, син үзең үзгәрмәсәң, хәрәкәт шуның белән бетә һәм болар барысы да тарихта бер мизгел булып кына кала". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов шундый фикердә. Бу хакта ул  "Яңа гасыр" телеканалындагы "Ком сәгате" тапшыруында әйтте. "Милли хәрәкәт минем өчен оешма гына түгел. Мисал өчен Туфан Миңнуллинны алыйк. Ул бернинди оешмага да кермәгән, әмма татар хәрәкәтендә түгелме? Ул милләткә кагылышлы иң ялкынлы чыгышлар ясаган кеше", - диде Рафаил Хәкимов. Аның фикеренчә, бөтен сәясәт хәзер икътисадка күчте. Әгәр дә икътисад әйбәт бара икән, димәк, сәясәт тә яхшы. "Бездә хәзер рәтле партияләр юк. Алар теркәлгән һәм партия дип атала гына. Ул чын партия түгел. "Бердәм Россия" дәүләт сәясәтенә корылган. Анда нәрсә әйтәләр, партия шуны кабатлый гына. Калган партияләр әллә бар, әллә юк. Жириновский үзе генә партия дип йөри, калган вәкилләрен безнең күргән юк. Идеология исә тарихка барып терәлде", - диде Рафаил Хәкимов. Рафаил Хәкимовның чыгышының тулы версиясен "Яңа гасыр" каналындагы "Ком сәгате" тапшыруыннан карарга була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев