Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тубылда төрки халыклар “Сүзге-тора” фестиваленә җыелган

Тубылда төрки халыклар “Сүзге-тора” фестиваленә җыелган. Бу турыда "Яңарыш"сайты хәбәр итте. “Сүзге-тора” II Халыкара себертатарлар һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи–мәдәни мирасы: үткәннәре һәм бүгенгесе” темасына фәнни форум Тубыл шәһәре хакимиятенең конференцияләр залында узган. "Чарага имам–мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Сухов фатихасын биреп, изге эшләрендә уңышлар теләде. Кайнар сәламнәрен чараның төп оештыручысы, “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова юллады. Өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, шәһәр Думасы депутаты Светлана Журавлева, шәһәр профсоюзлар оешмасы рәисе Әбүзәр Зиятов, Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар Конгрессының башкарма комитеты вәкиле Дамир Исхаков котлауларын җиткерделәр", дип яза Римма Умитбаева. Фәнни җыелышта Кемерово, Курган, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Омск, Татарстан, Тыва, Хакасия Республикаларыннан, Алтай краеннан, Ямал-Ненец автоном округыннан килгән вәкилләрнең төрки халыкларның тарихы һәм бүгенгесе, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләгәннәр. Тарих, этнография, археология юнәлешендә себертатарларның мирасын өйрәнү, популярлаштыру, максатлы программалар булдыру, туризм юнәлешен үстерү турында сүз барган. "Татарлар, себертатарлар, шорлар, тофалар, телеутлар һәм барлык төрки халыклар киләчәктә дә мәдәни чараларны бердәмлектә үткәреп, дуслыкны ныгытып, аралашып, хезмәттәшлек итеп, тарихны барлап, бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклап яшәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Себертатарларның архитектура һәйкәлләрен, традицион уен коралларын саклау турында чыгышлар булды", диелгән әлеге хәбәрдә. Фестиваль кысаларында Искергә экскурсия оештырганнар. Илдар хаҗи Алеев азан әйтеп, Коръән сүрәләре укыган. “Сүзге-тора” фестиваль-бәйгесе кунаклары Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә җыелган. Мәдәният үзәгенең концерт залында фестивальнең беренче сайлау туры булган. Иң яхшылары “Синтез”да узган гала-концертта катнашкан. Сәхнәдән проект авторы Луиза Шәмсетдинова шәһәр хакимиятенә, Бөтендөнья татар Конгрессына, матди ярдәм күрсәтүче Дамир Ибраһимовка, ерактан килгән артистларга, милли-мәдәни автономияләргә рәхмәт  әйткән. Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле, профессор Флера Сәйфуллина чараны үткәрүдә тырышлык күрсәткән, милләт җанлы тубыллыларга Конгресс исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырган. Тубыл тамашачылары каршында Нәгыйм Мөхәммәдуллин, Закирҗан Мәхмүтов, Альберт Колмәмәтов, Гөлнара Макаревич, ”Умырзая” ансамбле җырчылары, Роза Тихомирова, Айдар Габдинов чыгыш ясаган. ”Балалар барысы талантлы. Шулай да иң яхшыларын сайларга туры килде. Катнашучылар илебезнең төрле өлкәләреннән килгәннәр. Үзенчәлекле, матур чыгышлар күп булды”, - дигән фестивальнең жюри рәисе Айдар Габдинов. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

Татар-информ

Фото: yanarish72.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев