Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбәтәйле "Казан ярыммарафоны"ның абсолют җиңүчесе билгеле булды

Казанда беренче «Казан ярыммарафоны» төгәлләнде, ул Россиянең 46 төбәгеннән 1,5 мең йөгерүчене җыйды. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярыммарафонның абсолют җиңүчесе булып Искандәр Ядгәров танылды.

Вакыйга йөгерү сезонын төгәлләде, дип билгеләп үтте чараны оештыру комитеты директоры Вадим Янгиров. Ярыммарафонның үзенчәлеге - түбәтәй киеп йөгерү иде.

3кмлы дистанциягә Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов та кушылды.

«Ял көнендә кешеләрнең диванда ятмыйча, яр буена чыгып, «Казан ярыммарафоны»нда катнашуы сөендерә», – диде министр.

«Шулай күп кеше җыелуга бик шат булдым, йөгерү – үз-үзеңне җиңүдә бик әйбәт кәеф тудыра торган тәэсирләр ул, – дип билгеләп үтте Фәттахов. – Ә түбәтәйле марафон Казанда узган йөгереш турында искә төшереп торачак».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев