Түбәтәй киегез дә, чабыгыз!

2 октябрьдә Татарстанда “Казан ярыммарафоны” уздырыла. Марафон Tatar.Run проекты кысаларында уздырыла.Анда 2 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Йөгерешчеләр 21,1 чакрым, 10 һәм 3 чакрым арада узышачак. Соңгысы «Түбәтәй киеп йөгерү» дип исемләнгән. Анда катнашучыларның барысы да түбәтәйдән булачак, ди оештыручылар.

Ярышлар Кремль яр буенда старт ала.

Марафонда катнашу өчен www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: