Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгородта "Уян, татар" дип исемләнгән мәдәни чара узачак

21 апрельдә Түбән Новгородта “Уян, татар” исемле мәдәни чара узачак. Өлкәнең Татар төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Илдус Абдуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, “Уян, татар”ның максаты – татарларны бер-берсе белән аралаштыру, гаджетлардан “аеру”.
“Без Түбән Новгород татарларына мөрәҗәгать итәбез: телевизор карап, телефоннарда уйнап утырмагыз, концертларга килегез! Кызганыч, хәзерге заманда күп кеше өйдә утыра, бер-береңә кунакка йөрү гадәте бетте. Халыкны бергә җыярга авыр, шуңа “Уян, татар” исемле очрашу оештырабыз. Бу чын мәгънәсендә татарның традицияләрен яңарту”, – ди Илдус Абдуллин.
Кунакларны кызыксындыру өчен Түбән Новгород өлкәсенең Татар төбәк милли-мәдәни мохтәрияте бәйге дә оештыра. Төп шарт – кунакка бер генә булса да татар милли орнаменты төшерелгән кием киеп килү. Иң матур татар образына оештыручылар бүләкләр әзерләгән.
Илдус Абдуллин “Уян, татарның” программасы белән дә таныштырып китте: “Сәрбиназ” ансамбле килгән кунакларны җыр-бию белән каршы алачак, милли фольклор үрнәкләре белән таныштырачак, гармун моңын яңгыратачак. Концерт тәмамланганнан соң кунакларга татар милли ризыкларын пешерү осталыгы буенча мастер-класс оештырылачак. Кунаклар өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк кебек ризыклардан авыз итәчәк. Хатын-кызлар өчен махсус мастер-класс булачак – аларны матур итеп яулык бәйләргә өйрәтәчәкләр.
“Уян, татар”ның датасын татар эстрадасы артисты Ринат Рәхмәтуллинның Түбән Новгородка иҗади сәфәр белән килгән көнгә туры китереп билгеләгәннәр – Татарстаннан килгән артистларның концертларына халык күбрәк йөри.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев