Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгородның "Махинур" мәдрәсәсендә өлкәнең татар авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсе ачылды

Түбән Новгородның “Махинур” мәдрәсәсендә өлкәнең татар авыллары тарихына багышланган китап күргәзмәсе ачылды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мәдрәсә Х.Фәизханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты бинасында урнашкан. Анда “Минем кече Ватаным” дип аталган әлеге күргәзмәдә Түбән Новгород татар авыллары тарихына багышланган китаплар, документлар, кайбер авыллардагы күмәк хуҗалыкларның мактау бүләкләре тәкъдим ителә. Экспозиция шулай ук Түбән Новгородта чыккан вакытлы матбугат чаралары белән дә таныштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев