Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгород өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте IV "Дуслык күпере" дип исемләнгән милләтара фестиваль уздыра

Өлкә күләмендәге фестиваль Түбән Новгород шәһәренең Тимерюлчылар Мәдәният сараенда үтәчәк. Бу хакта “Түбән Новгород” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Фестиваль программасында Россия халыкларының милли җырлары һәм биюләреннән торган зур концерт тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә татар, рус, украин, яһүд, дагыстан, әзербайҗан, кыргыз, таҗик, әрмән, чуаш һәм башка бик күп халыкларның иҗат коллективлары катнашачак.

Моннан тыш милли декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе һәм милли тәм-томнар ярминкәсе дә оештырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев