Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгородта татар авыллары башлыклары җыены узачак

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары башлыклары беренче тапкыр җыенга чакырыла. Өлкә татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте советы тарафыннан оештырылучы җыенның максаты – авыл советлары арасында дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре кылуга җәлеп итү, милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен уртак чаралар күрү, дип хәбәр итә Түбән Новгородның “Туган як” татар газетасы. Очрашу 2 мартта Пилнә районының Петрякс (Батырша) авылында узачак. Өлкәдә ике дистәдән артык татар авыллары исәпләнә. Шул ук көнне районның Сафаҗай авылы мәктәбендә татар мохтарияте карамагындагы Туган якны өйрәнүчеләр клубының өченче утырышы да үтәчәк. Анда татар тарихчылары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары, туган як тарихы белән кызыксынучылар чакырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев