Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены үтәчәк

22 сентябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны өлкәнең милли-мәдәни төбәк татар автономиясе оештыра, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына автономия вәкиле Əлфия Алтынбаева. Аның сүзләренчә, җыенда татарлар күпләп яши торган район һәм шәһәрләрдән актив хатын-кызлар җыелачак. Барлыгы 100гә якын кеше чакырулы. Шулай ук фольклор ансамбль коллективлары җитәкчеләре, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә катнашачак. Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда шагыйрә Шәмсия Җиһангированың да катнашуы көтелә. Җыен азагында иң актив хатын-кызларны бүләкләячәкләр.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев